tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды
Алабугада «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды

Алабугада «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды

26 нчы апрельдә Алабуга шәһәренең Ленин мәйданында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды. Республика күләмендә зурлап үткәрелә торган акциядә 2 нче мәктәп һәм 2 нче гимназия укучылары, мәдәният һәм сәнгать көллияте, медицина училищесы студентлары, Үзәк китапханә китапханәчеләр һәм шәһәр халкы катнашты.

Акцияне оештыручылар: Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Гүзәл Фатыйхова һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының Алабугадагы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кызыклы бәйгеләргә бай иде: вакытка блиц-сорауларга дөрес җавап бирү, рус һәм инглиз теленнән кергән сүзләргә татар телендә алмаш эзләү, мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне әйтү, татар милли ашларын, бәйрәмнәрен искә төшерү, әкият геройларын сүзсез уйнап күрсәтү һ.б. Шунысы сөенечле, яшьләр бик актив булды, катнашкан кеше бүләксез калмады.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге бай эчтәлекле “Әдәбият – милләт елъязмасы», «Г. Тукай – шигъриятебез кояшы» китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

Чыгышлар барышында Филүс Каһировның “Биеп кал”, “Тунак-Тунак” җыры астындагы флешмоб җыелучыларны тагын да җанландырып җибәрде.

Концерт номерлары белән Фатыйхова Гүзәл, Галимуллина Адилә, 2 нче гимназия укучылары Дюрягина Камилла, Моратова Айгизә, Мустаев Руслан, Мутикова Эмилия чыгыш ясады. “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә “Туган тел” җыры җырланды.

Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы уздырган “Тукай төрле телләрдә яңгырый. Тукай звучит на разных языках” регионара акция кысаларында 2 нче мәктәп укучылары Габдулла Тукай шигырьләрен укыды. Аларга дипломнар тапшырылды.

Гүзәл Фатыйхова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*