tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Энҗе бөртекләре” фестиваленең өченче этабы узды
Мәскәүдә “Энҗе бөртекләре” фестиваленең өченче этабы узды

Мәскәүдә “Энҗе бөртекләре” фестиваленең өченче этабы узды

24 апрельдә Мәскәүдә Габдулла Тукай исемендәге ХI нче Мәскәү балалар иҗади бәйгесе “Энҗе бөртекләре” фестиваленең 3 туры үтте. Фестивальдә 5 яшьтән 18 яшькә чаклы балалар җыр һәм бию буенча осталыкларын күрсәтте.

Мәскәүдә туып үскән, рус мәктәпләрендә белем алып та, туган татар телен якын иткән, тырышып өйрәнгән талантлы балаларыбыз белән горурланабыз. 26 апрельдә Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда “Энҗе бөртекләре” лауреатлары катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*