tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районында республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу уңаеннан семинар узды
Яңа Чишмә районында республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу уңаеннан семинар узды

Яңа Чишмә районында республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу уңаеннан семинар узды

Яңа Чишмә районының Тубылгытау “Тургай” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу уңаеннан “Народы Поволжья. Без бергә” дигән темага районкүләм семинар узды.

Семинарда “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасы, тәҗрибәле апа – әбиләре, мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ак калфак” вокаль ансамбле катнашты. Катнашучыларга алар әби – бабайлардан калган гореф – гадәтләр, йолаларны яктыртып, Тубылгытау авылында бүгенге көндә дә сакланып калган “Каз каурые өмәсе” йоласы күрсәтелде.

Семинар бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*