tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты 96 меңнән артык гомуми тираж белән 80 исемдәге китап нәшер итте
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты 96 меңнән артык гомуми тираж белән 80 исемдәге китап нәшер итте

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты 96 меңнән артык гомуми тираж белән 80 исемдәге китап нәшер итте

Нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау өлкәсендәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. 2021 елда мөселманнар арасында дини гыйлем тарату, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы буларак укуга кызыксынуны арттыру максатыннан, нәшрият тарафыннан 80 төрле китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 96510 данә тәшкил итә. Шунысы игътибарга лаек, аларның яртысыннан артыгы – яңадан нәшер ителгән бестселлерлар, алар мөселман укучылары арасында үз популярлыгын югалтмыйча, укучылар өчен һаман кызыклы булып кала бирә. Шулар арасына Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Каждый может стать Коран-Хафизом», «Расскажи мне об исламе» һәм «Ислам турында сөйләшик», доктор Рамадан әл-Бутының «Понимание жизни Пророка с кратким очерком истории праведных халифов», нәсыйхәтләр белән «Рухуль байан» тәфсире, «Калям Шариф. Перевод смыслов», «Абу Ханифа – великий муджтахид», 2 томда «Тәлфикуль Әхбар», «Тәрбияле хатын» һәм башка китапларны кертергә мөмкин.

“Сәхих әл-Бохари” – мөселманнар өчен әһәмияте буенча Коръәннән кала икенче урында торучы һәм төп сөнни хәдисләр җыентыгының берсе. Кыскартылган вариантларның иң уңышлысы булып “Зубдател-Бохари” санала, аны XIX гасырда яшәгән дагыстанлы мөселман галиме Гомәр Дияветдин әд-Дагыстани төзегән. Моңа кадәр бу хезмәтнең рус теленә тәрҗемә ителгәне булмады, әмма Россиядә исламга каршы килүче идеяләрнең таралуы үзебезнең дини-илаһият фәне фикерләрен янәдән торгызу зарурлыгын тудырды. Гарәп теленнән рус теленә тәрҗемә ителеп дөнья күргән “Сәхих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының «Зубдател-Бохари» версиясе ышанычлы хәдисләрне табып укуны җиңеләйтте һәм Россия мөселманнары өчен хакыйкый сөнни традицияләрне якынайтты. Әлеге басма Дагыстан мөфтияте белән берлектә әзерләнде.

2021 елда «Хозур» нәшрият йорты китапларын электрон форматта сатуга чыгару зур яңалык булды. Укучыларга уңайлы булсын өчен, хәзер “Хозур” нәшрият йортының www.huzurshop.ru адресы буенча урнашкан рәсми интернет-кибетендә китапларның кәгазь вариантын гына түгел, электрон версиясен дә сатып алырга мөмкин.

Моннан тыш, быел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты китапларын илнең зур сәүдә онлайн-мәйданчыкларында сатып алырга да мөмкинлек туды. «Хозур» нәшриятында дөнья күргән мөселман әдәбиятын Wildberries, OZON, KazanExpress.ru аша, шулай ук «Читай-город», «ЛитРес» китап интернет-кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

Барлыгы «Хозур» нәшрият йортында 8 ел эчендә гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендә 700 мең данәдән артык дини, тарихи, фәнни әдәбият дөнья күрде. Һәр басма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Эксперт советы тарафыннан мәҗбүри тикшерү аша уза.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*