tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа елны яңа уңышлар белән каршы алдылар
Яңа елны яңа уңышлар белән каршы алдылар

Яңа елны яңа уңышлар белән каршы алдылар

“Россия хатын-кызлар берлеге”нең Төмән төбәк бүлеге оештырган “Авылның хатын-кыз энергиясе” өлкә конкурсында катнашучылар арасында Тубыл шәһәре һәм районы хатын-кызлары да җиңү дипломнары белән бүләкләнделәр. Өлкәбезнең искиткеч тырыш, үз эшләрен, һөнәрләрен яратып эшләгән, уңышларга ирешеп җиңү яулаган хатын-кызларыбызны котлыйбыз.

“Минем сайлавым-минем язмышым” номинациясендә беренче урынны Карачино мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Алена Шульман ала. “Хатын-кыз һәм гаилә” номинациясендә “Советская Cибирь” район газетасы корреспонденты Клара Кутумова җиңү яулый. Аның “Полет без крыльев” язмасы һәм язманың герое Ворогушино авыл поселениесенең Сабанак авылында яшәүче күп балалы әни Ольга Богданова беренче урын дипломына лаеклы була.

”Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре” номинациясендә Рус Медянка авылыннан авыл хуҗалыгы эшкуары Дания Абдуллина беренче урын җиңү дипломы белән бүләкләнә. Бу тырыш ханымның хезмәте төрле милләт халкын, ерактан килгән туристларны да кызыксындырган.

Бу юнәлешнең үсеше, ирешкән уңышлары турында Дания Абдуллина:”Тубыл район Агротуристик комплекс “Золотая подкова” өлкә күләмендә танылды. Экофермабызда төрле токымлы сыерлар, кәҗәләр, куян, ат, ишәк һәм башка хайваннар да бар. Монда килүчеләрнең сыерларны саварга, авыл көнкүреше белән танышырга, милли ризыклар пешерергә өйрәнергә мөмкинлекләре бар. Бүгенге көндә агротуристик комплекста туризм һәм агросәнагать үсеш алган. ”Золотая подкова”–Төмән өлкәсенең инвестицион проекты, Тубыл районы муниципалитеты, СИБУР оешмасы ярдәме белән оештырылды. Бу проектка үзебездән күп акча кертелде. Безнең хезмәтебезнең төп юнәлеше авыл хуҗалыгының үсешен күрсәтү. Киләчәктә йорт хаваннарын ың санын арттыру. Крестьян көнкүрешен яшьләргә күрсәтергә мөмкинлекләр тудыруда ярдәм иткән, мине илһамландырган гаиләмә рәхмәт,”-дип сөйләде Дания ханым. Аңа алга таба да яңа үрләр яуларга язсын.

Авылларда тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра бара. Бу турыда авыл халкы да уртаклаша, газеталардан да  укып беләбез. Тубыл районында авыл хуҗалыгы тармагы элек-электән үсеш алган. Сабанакта яшәүче күп балалы әни Ольга Богданова да юка гына авылны сайламаган бит. Дания Абдуллинаның сайлаган юнәлешенә дә әле әһәмиятле программалар киләчәктә ярдәм итәр. Ул рус, татар, себер татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтә алырлык уңган, булдыклы җитәкче. Тубыл шәһәре һәм районыбызда хезмәт итүче тырыш ханымнарның эшләре алга таба да нәтиҗәле булсын.“Россия хатын-кызлар берлеге”нең Төмән төбәк бүлеге оештырган бәйге катнашучыларга илһам бирсен, сезгә киләчәктә дә яңа уңышлар яуларга язсын.

(фотода Алена Шульман, Ворогушино авыл поселение башлыгы Елена Ершова, Клара Кутумова, Дания Абдуллина)

  Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*