tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңа исем» иҗат лабораториясендә катнашучылар «Бүген нәрсә язасың?» темасына фикер алыша
«Яңа исем» иҗат лабораториясендә катнашучылар «Бүген нәрсә язасың?» темасына фикер алыша

«Яңа исем» иҗат лабораториясендә катнашучылар «Бүген нәрсә язасың?» темасына фикер алыша

1 мартта «Идел» журналы каршында «Яңа исем» иҗат лабораториясе старт алган иде. Әдәби мәктәптә каләм чарларга 60ка якын яшь язучы теләк белдерде. Алар 4 остазга беркетелеп, ике ай дәамында шәхсән шөгыльләнде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Остазлар да танылган әдипләр: «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, Габдулла Туккай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, әдәбият белгече, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова һәм Чаллыдан – «Мәйдан» журналы бүлек мөхәррире, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина.

Бу көннәрдә инде әзер иҗат белән остаханә утырышлары дәвам итә. Алар – ачык форматта уза, утырышларда иҗат лабораториясендә бөтенләй теркәлмәгән яшьләр дә катнаша ала.  Чираттагы остаханә – 21 июньдә, көндезге 15.00 сәгатьтә Татар китабы йортында (Казан, Островский урамы, 15) үтәчәк. Остаз – язучы, әдәбият белгече, журналист, тәрҗемәче Ландыш Әбүдәрова. Әдәбиятта үз исемен ишеттерергә теләгән яшьләр «Бүген нәрсә язасың?» дигән темага фикер алышачак.

Исегезгә төшерәбез, «Яңа исем» остаханәсе – татар әдәбиятында моңарчы билгеле булмаган яңа исемнәрне барлау максатында ачылды. Анда үзен аеруча күрсәтә алган яшь язучылар истәлекле бүләкләр һәм Татарстан Язучылар берлегенә кандидат дигән катыргыга ия була. Бик талантлы авторларның китап җыентыгына кертелү мөмкинлеге дә бар.

Проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар взкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ТАТМЕДИА АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты тормышка ашыра.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*