tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллы шәһәренең “Адымнар” мәктәбендә язучылар Факил Сафин һәм Әлфия Ситдикова белән очрашу узды
Яр Чаллы шәһәренең “Адымнар” мәктәбендә язучылар Факил Сафин һәм Әлфия Ситдикова белән очрашу узды

Яр Чаллы шәһәренең “Адымнар” мәктәбендә язучылар Факил Сафин һәм Әлфия Ситдикова белән очрашу узды

Яр Чаллы шәһәренең “Адымнар” мәктәбендә язучылар Факил Сафин һәм Әлфия Ситдикова укучылар белән очрашты. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь, публицист, филология фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафинның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Әлфия Ситдикова чыгышларын балалар зур кызыксыну белән тыңладылар.

Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Факил абый укучыларга үзенең китапларын бүләк итте. Татар җанлы балаларның каләм ияләренең сүзен ихлас кабул итүләре, киләчәктә дә телебезнең, милләтебезнең яшәячәгенә ышаныч уята. Очрашуны оештырган һәм алып барган татар теле укытучыларына, чыгыш ясаган кызларга, малайларга бик зур рәхмәт.

Татарстан Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*