tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь әниләрнең үз мәктәбе
Яшь әниләрнең үз мәктәбе

Яшь әниләрнең үз мәктәбе

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама бүлеге “Яшь әниләр мәктәбе” оештырды. Аның проект авторы – Гөлназ Сафиуллина.

– Бу минем күптәнге хыялым. Бүгенге яшь гаиләләр аерым яшәү ягында. Ә бала тәрбияләүгә кагылышлы йолаларның күбесен белмиләр. “Яшь әниләр мәкбәте”ндә без шулар белән таныштырырга телибез, – ди Гөлназ.

Беренче дәрес – мәктәпнең эш планы белән таныштыру. Дөрес, аңа килүчеләр бик аз булып, нигездә бу медицина көллияте студентлары иде. Хәер, алар бит булачак әниләр, шуңа да бала тәрбияләүгә кагылышлы йолалар турында мәгълүматлы булып торуның зыяны булмас.

Ә нигә әниләр генә? Шәһәрнең танылган архитекторы, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвис Ханов шаярып: – Мин мәктәпнең “иң яшь” әтисе булырмын, – ди. Аннан җитди тонга күчеп: – Мәктәп татар телен, халыкыбызның гореф-гадәтләрен саклауда да зур уйнар дип өметләнәм. Әле теле дә ачылмаган бала ана телендә җырлар тыңлап йокыга китсә, беренче сүзе әти, әни булса, милләтебезнең киләчәге өметле дигән сүз. Мәктәпнең гомере озын, аның укучылары күп булсын.

Аның сүзләрен дәвам итеп, шәһәребезнең танылган шагыйре, табиб Марс Хафизов хатын-кызларга багышлап язган шигырьләрен бүләк итте.

Гөлназ педагогия көллиятендә белем алган, шунлыктан һәр дәреснең план-конспектын үзе төзегән. Аныңча, һәр ай саен бер дәрес уздырырга кирәк. Ә дәресләр саны тугыз. Темасына карап, дәресне төрле һөнәр ияләре алып барырга тиеш. Балага исем сайлау һәм исем кушу, корбан чалу тәртипләрен, мәсәлән, дин әһелләре аңлата. Бишек җырлары, үстерү, үчтеки итү уеннары дәресенә педагогларны җәлеп итәргә тели ул. Моннан тыш тырнак, чәч кисү, баланы юу, бәби туе уздыру, сөннәтләү, күз тиюдән саклау һәм башка дәресләр оештырыла.

Ханов хаклы, мөмкин булганча, бу дәресләргә әтиләрне дә җәлеп итәргә кирәк.

Нурисә Габдуллина

Түбән Кама

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*