Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән “Ак калфаклары” мәшһүр шәхесләр эзеннән юл ала
Яшел Үзән “Ак калфаклары” мәшһүр шәхесләр эзеннән юл ала

Яшел Үзән “Ак калфаклары” мәшһүр шәхесләр эзеннән юл ала

Бу атнада Норлат авылы “Ак калфаклары” “К Насыйри эзләреннән” дигән сәяхәт оештырды. Ачасырда мәшһүр шәхесебез К.Насыйри музеена кереп бик күп мәгълүмат тупладык. Ачасыр авылы “Ак калфак” оешмасы белән алдагы планнарыбызны барладык.

Юлыбыз К.Насыйриның туган авылы Кече Шырданга дәвам итте. Өч авыл “Ак калфак “оешмасы берләшеп аулак өй үткәрдек. Истәлекле урыннарга бардык. Бик кунелле, истәлекле очрашу булды. Барлык милли уенарны да яшь буынга җиткердек. Менә шулай берләшү безнең күңелләрне тагын да дәртләндерде, өлкән буыныбызның дәртле уеннары белән тагын да горурландык.

Норлат авылы “Ак калфагы” җитәкчесе
Ягудина Роза

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*