tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән районында Советлар Союзы Герое Хәлил Хәйруллинга бюст ачылды
Яшел Үзән районында Советлар Союзы Герое Хәлил Хәйруллинга бюст ачылды

Яшел Үзән районында Советлар Союзы Герое Хәлил Хәйруллинга бюст ачылды

Бүген Яшел Үзән районының Норлат авылында СССР Герое Хәлил Хәйруллинга бюст ачылды.

Тантана ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Советлар Союзы Героеның кызы Римма Гафиятуллина катнашында узды. Чарага йөздән артык кеше җыелды.

Михаил Афанасьев үзенең сәламләү сүзендә Хәлил Хәйруллинның үз Ватанының улы һәм чын патриоты булуын билгеләп үтте.

2021 елның февралендә авыл кешеләре, шулай ук ветераннарның җирле советы әгъзалары район башлыгына геройга бюст ачуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ул чагында Михаил Афанасьев кичекмәстән әзерлек эшләрен башларга кушкан.

«Әлеге һәйкәл Җиңү паркындагы бюст кына булып калмас, бирегә авыл халкы һәм кунаклар да килер дип өметләнәм. Һәм алар Хәлил Хәйруллинга, үз бабаларына һәм әлеге стелага исемнәре уеп язылган барлык солдатларга Бөек Җиңү таңын якынайтканнары өчен эчтән генә рәхмәт әйтәчәк. Барыбызга да күгебезнең аяз булуын телим, сугышның нәрсә икәнен беркайчан да белмәсәк иде», — дип мөрәҗәгать итте Юрий Камалтынов чарада катнашучыларга.

Хәлил Хәйруллин 1920 елның 14 июнендә Күгәй авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. 1940 елның августында аны Кызыл Армиягә чакырганнар, 1941 елның сентябрендә фронтка озатканнар.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән Хәлил Хәйруллин «Күрсәткән батырлыгы өчен» Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган һәм Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнгән.

Эльза Кузнецова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*