tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә «Изге гореф – гадәтләр – милли тәрбия чарасы» татар халык йолалары һәм гореф-гадәтләре фестивале узды
Яшел Үзәндә «Изге гореф – гадәтләр – милли тәрбия чарасы» татар халык йолалары һәм гореф-гадәтләре фестивале узды

Яшел Үзәндә «Изге гореф – гадәтләр – милли тәрбия чарасы» татар халык йолалары һәм гореф-гадәтләре фестивале узды

6нчы декабрь көнне Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы Норлат авылында «Изге гореф – гадәтләр – милли тәрбия чарасы» татар халык йолалары һәм гореф-гадәтләре фестивале узды. Чараның төп бурычы булып милләтебезнең рухи, мәдәни гореф – гадәтләрен, йолаларын һәм милли бәйрәмнәрен саклау, халкыбызга кире кайтару санала.

Яшел Үзән муниципаль районында урнашкан һәр җирлекнең “Ак калфак” оешмасы, татар халык йолалары һәм гореф-гадәтләрен күрсәтеп, 6-10 минутлык чыгыш ясады. Барысы бергә үз эченә гореф-гадәтләр керткән 13 сәхнә чыгышы кунакларны халкыбызның борынгы гореф – гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре белән таныштырды. Фестиваль ахырында бүләкләү тантанасы узды: “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе – Идрисова Кадрия Раес кызы – катнашучыларга рәхмәт хатларын тапшырды һәм оешманың эшчәнлеге белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*