tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучыларны барлады
XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучыларны барлады

XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучыларны барлады

4 декабрь көнне Татар китабы йортында XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.
Бәйгегә Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 375 эш кабул ителде. Әлеге эшләрне язучы, шагыйрьләрдән торган мөхтәрәм жюри бәяләде.

Жюри әгъзасы шагыйрь Рифат Сәлах бәйге турында фикерләрен җиткерде: «Быелгы «Иделем акчарлагы»ның поэзия һәм балалар әдәбияты жанрындагы әсәрләр бик ошады. Поэзиядә Гран-при булмаса да, бик канәгать калдым. Призлы урын алган һәр кешене инде каләмдәшем дип саныйм. Татар шигъриятенең канатлары нык, Аллага шөкер. Балалар әдәбияты жанрындагы эшләр дә ошады. Әлбәттә, шигырьләр белән хикәяләрне бер бизмәнгә салып үлчәве авыррак иде. Шулай да, бу егет-кызлар да балалар әдәбиятына өмет бирә. Аларга да хәзер ныклап иҗат итәргә һәм канатларын ныгытырга кирәк».

«Иделем акчарлагы» бәйгесе турында күп тапкырлар ишеткәнем булды. Быел мин биредә беренче тапкыр үз көчемне сынап карарга булдым. Дөресен генә әйткәндә, мин көткән һәм күзаллаганнан да яхшырак булды бәйге. Өч көнлек кенә барган иҗади мәктәпнең мин чын дәрәҗәсендә тәмен, файдасын тоя алдым. Гран-прига лаек булуыма ихластан сөенәм һәм бу җиңүнең җаваплылыгын да бик яхшы таныйм. Олпат язучы һәм шагыйрьләрнең биргән киңәшләре, тәнкыйтьләре белән киләчәктә дөрес кулланып, иҗатымны яхшыртырмын дип өметләнәм», – дип сөенече белән бүлеште бәйгенең Гран-при иясе Балтач районыннан Гөлназ Әхмәдиева.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*