tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә «Татар малае, татар кызчыгы» бәйгесе узды
Яшел Үзәндә «Татар малае, татар кызчыгы» бәйгесе узды

Яшел Үзәндә «Татар малае, татар кызчыгы» бәйгесе узды

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының «Татар малае, татар кызчыгы» муниципаль конкурсын үткәрү турында» боерыгы нигезендә, «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» н үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең 2022-2023 уку елына эш планы нигезендә, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, балалар арасында талантларны ачыклау һәм үстерү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының рухи традицияләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына тарту максатыннан 30 март көнне Яшел Үзән районы 11 нче балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында «Татар малае, татар кызчыгы – 2023» муниципаль конкурсына нәтиҗә чыгарылды.

Гран-при бүләгенә – 11 нче балалар бакчасыннан Нуруллин Хәсән лаек булды.

«Татар малае» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын – 21 нче балалар бакчасыннан Газимов Данияр;
II урын – 15 нче балалар бакчасыннан Сабирҗанов Раяз;
III урын – 34 нче балалар бакчасыннан Сафиуллин Салих;

«Татар кызчыгы» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын – 10 нчы балалар бакчасыннан Гайнуллина Сафия;
II урын – 17 нче балалар бакчасыннан Асадуллина Сафина;
II урын – 23 нче балалар бакчасыннан Гыйбадуллина Мәликә;
III урын – 30 нчы балалар бакчасыннан Гыйләҗева Диана;
III урын – 54 нче балалар бакчасыннан Гомәрова Сафина.

Чыганак: yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*