tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр Туган тел елына старт бирде: беренче очрашу Мәрҗани мәчетендә узды
Яшьләр Туган тел елына старт бирде: беренче очрашу Мәрҗани мәчетендә узды

Яшьләр Туган тел елына старт бирде: беренче очрашу Мәрҗани мәчетендә узды

Кичә, җөмәдәл-ахир аеның 18-нче көнендә (12-нче февральдә), Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Лекторий” мөселман яшьләре проекты кысаларында 2020-нче елда беренче ачык лекция узды. Әлеге очрашу башкалабызның тарихи үзәгендә – Иске Татар бистәсендә урнашкан Мәрҗани мәчетендә үткәрелде. Татар яшьләрендә милли, дини кыйммәтләрне үстерү, туган телне саклау, татар мәдәниятенә һәм мираска сакчыл караш тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм аның урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов чыгыш ясады.

Нәзарәтнең социаль бүлек белгечләре барлык катнашучыларны да сәламләп, 2020-нче елда көтелгән күркәм вакыйгаларны билгеләп үттеләр. Беренчедән, агымдагы ел нәзарәт тарафыннан Туган тел елы дип игълан ителде. Ел дәвамында мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак. Икенчедән, республикабыз оешуга май аенда 100 ел тулачак. Тагын ике елдан милләтебез, татар халкы Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Шуңа да спикерлар, тарихыбызны өйрәнү, мирасыбызны барлау һәм тапшыру уңаеннан, очрашуда бик күп нәсыйхәт сүзләрен җиткерделәр.

Очрашуны социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова ачып җибәрде: “Мин сезне бүген әби-бабаларыбызның традицияләребезне, телебезне, динебезне саклап калуга керткән өлешләре хакында сөйләшүгә чакырам. Нинди генә авыр заманнарда да алар намазларны да калдырмаганнар, ураза да тотканнар, сынмаганнар, сыгылмаганнар. Ә бүгенге буын кешеләре ни өчен көчсезрәк, нигә безнең рухи көчебез җитеп бетми? Нәрсәгә таянырга кирәк безгә? Безнең таяну ноктабыз нәрсә булырга тиеш?” – диде һәм кунаклар белән таныштырып узды.

Алга таба ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов сүз алды, ул беренче чиратта яшьләр белән мондый очрашуларның даими булуын теләде: “Сез үзегез белән башкаларны да ияртергә тиешсез. Сез – мөселманнар, сезнең йөзегездә нур бар. Сез алга таба да динебезне куәтләүчеләрдән булырсыз дип ышанам”. Айрат хәзрәт төп чыгышын татар халкында ислам динен кабул итү тарихына багышлады: “Безнең мең дә бер йөз еллык дини тарихыбыз бар. Безнең мәдәниятебез, әхлагыбыз, тәрбиябез Ислам дине белән сугарылган. Без Коръәннән, тарихи китаплардан төрле халыкларның гыйбрәтле хәлләрен укып беләбез. Бүген көчле, гайрәтле булган дәүләтләр, халыклар иртәгә зәгыйфьләнергә, хәтта һәлакәткә юлыгырга мөмкиннәр. Халкыбыз үсештә булсын өчен, балаларыбызга кечкенәдән татарча сөйләшергә, намаз укырга, әдәпле булырга өйрәтергә кирәк. Шул вакытта милләт тә, дин дә югалмас”.

Айрат хәзрәт телне саклау өчен таныш-белешләреңне, милләттәшләреңне шәригать кануннары белән яши башларга өндәү кирәклегенә басым ясады, ә телне белмәүчеләрне мәчетләр каршындагы татар теле курсларына йөри башларга чакырды. “Хәзерге вакытта Татарстанның 20 мәчетендә татар теле дәресләре бара, ин шә Аллаһ, бу эш дәвамлы булыр. Күреп торасыз, хәзер Татарстанда барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләре татар телендә бара. Без халыкта телне өйрәнүгә карата теләкне, омтылышны уятып җибәрә алсак, милләтебезнең киләчәге өчен борчылып кына калмыйча, гамәл дә башкаручылардан булырбыз. Без күптәннән дөньяда иң укымышлы халык булып танылдык, киләчәктә дә шулай булып калырга язсын!”

Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның чыгышын яшьләр шулай ук йотлыгып тыңлады. “Узган гасырның 80-нче елларында Казанда бердәнбер мәчет – Мәрҗани мәчете бар иде. Ул вакытта, дини китаплар, хәләл туклану урыннары, хәләл ризыклар сату нокталары юк иде. Ул чорларны хәзерге вакыт белән чагыштырып карасак – җир белән күк арасы кебек” – дип белдерде һәм Мәрҗани мәчетенә өстәп бина салу, беренче ифтарлар үткәрү, хәләл кибет-кафелар ачу тарихын сөйләде. “Әйе, бу тарих. Ул вакытта дингә килгән халыкта ихласлык бик көчле иде, кеше бер-берсен бик нык ярата иде. Дин әһелләрендә хикмәт, зирәклек бик көчле иде. Уйлап карагыз: халык дингә сусаган иде, ә китаплар юк. Өлкәннәрдән дин сабагы алырга өлгергән кешеләрне ашка чакыралар иде. Шулай итеп мәҗлесләр (өчесе, җидесе, кырыгы) динне саклады. Дин буенча сорау туганда, халыкның барып сорарга да кешесе юк иде. Фәлән мәҗлескә барсам, фәлән кемнән сорап карармын диләр иде. Ә җомгада исә күбесе өлкәннәр иде, аларга яшьләрнең хөрмәте бик зур иде”.

Исегезгә төшерәбез: нәзарәтнең мөселман яшьләре хәрәкәте 2019 елдан “Лекторий” исеме астында төрле кызыклы, актуаль темаларга очрашулар үткәрә. Анда катнашучыларны күренекле спикерлар катнашында кызыклы ачык лекцияләр һәм фикер алышулар көтә. Быел беренче очрашу нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елына багышланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*