tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Язгы моңнар” талантларга канат куя
“Язгы моңнар” талантларга канат куя

“Язгы моңнар” талантларга канат куя

Яңа Тимерчән авылы мәдәният йортында татар халык иҗатының “Язгы моңнар” дип исемләнгән төбәкара фестиваль-конкурсы узды.

Авыл клубының тамаша залын шыгрым тутырып килгән җыр-моң сөючеләрне һәм иҗат бәйгесендә катнашучыларны шәрәфле кунаклар – район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ирина Фролова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты начальнигы Рәзил Зиннәтуллин, Чынлы районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Тәлгать Идиатуллов һәм Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Фәтхи сәламләде.

Аннары Чынлы районы, Ульяновск һәм Димитровград шәһәрләре, күрше Татарстан белән Чувашстанның үзешчән сәнгать коллективлары, солистлары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр.

Ә инде хөрмәтле кунак – Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Фәтхи башкаруында яңгыраган дәртле һәм моңлы җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Милли моңга сусаган тамашачы сәхнә остасын көчле алкышларга күмде. Күптән инде безнең авыл клубына Казан артистлары килгәне юк иде, бөтен дөньябызны онытып, рәхәтләнеп концерт карадык, ди тимерчәнлеләр.

Хәзер инде традициягә кергән фестиваль-конкурста катнашучы сәнгать осталарына дипломнар белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район татар милли-мәдәни автономиясенең гран-приена Чынлы татар сәхнәсе йолдызы Фәния Галиева лаек булды. Ул районыбызда татар мәдәниятен һәм сәнгатен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертә.

Татар җыры фестивале – мәдәни мирасны саклап калып киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге ул. Әлеге чараны оештыручыларга һәм спонсорларга – район хакимиятенең мәдәният эшләре һәм халыкның ялын оештыру буенча бүлегенә, район мәдәният йортына, Чынлы район хакимиятенә, “Сердечный ZOV” волонтерлар группасына, Яңа Тимерчән авылы китапханәсе һәм мәктәбе хезмәткәрләренә, Чынлы районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Тәлгать Идиатулловка, “Новотимерсянский” авыл хуҗалыгы производство кооперативы җитәкчесе Рәмис Нуртдинов белән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илгиз Хәмзинга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Чынлы район хакимиятенең матбугат хезмәте

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*