tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучыны хөрмәтләп искә алыйк
Язучыны хөрмәтләп искә алыйк

Язучыны хөрмәтләп искә алыйк

Танылган татар язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, РФ нең атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, гомерендә күп югары бүләкләргә һәм исемнәргә лаек булган, “Иртеш таңнары”, “Ялкында өтелгән мәхәббәт” романнар, хикәяләр, 400 дән артык мәкаләләр авторы җирле себер татарларына багышланган романнар язып дөньякүләм танылды. Быел 6 нчы апрельдә Я.К.Зәнкиевның тууына 105 ел булыр иде. Тубыл шәһәрендә язучының туган көненә багышланган чараларны мәктәпләрдә, себер татар мәдәният үзәгендә, себер татарлары милли мәдәни автономиясендә елда үткәрәләр.

Я.К.Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган чараларда өлкән буын белән бер рәттә укучыларның, яшүсмерләрнең, студентларның катнашуларын күреп, язучы турында якты хатирәләр саклануына ышаныч һәм горурлык хисләре уяна. Быел март аенда узган ”Юный менделеевец” Vнче регионара фәнни–практик конференциядә 15нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Эмилия Абайдуллина(җитәкчсесе Элеонора Мәхмутова) “Иртеш таңнары” әсәрендә “Себер татарларының тормышы һәм көнкүреше” темага чыгыш ясап беренче урын диплом белән бүләкләнде.

Шәһәр күләмендә язучының иҗатына багышланган кичә, мәктәп яшьтәгеләр өчен язучының әсәрләре буенча рәсем бәйгесе, музейда эчтәлекле, тематик экскурсияләр себер татар мәдәният үзәгендә үткәрелә. Укучыларга язучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, 1 һәм 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән Я.К.Зәнкиевның яу кырында күрсәткән батырлыклары турында, “Кайчыколак” хикәясе буенча әңгәмәләр, рәсемнәр бәйгесен үткәрү дә планга кертелгән.

Я.К.Зәнкиевка багышлап шәһәр күләмендә, Хуҗайлан мәктәбендә, музейларда үткәрелгән чараларда, гадәттәгечә, язучының якыннары да катнашалар. Зәнкиевлар гаиләсе себер татар мәдәният үзәгендәге язучыга багышланган экспозицияне мәгълүмат һәм экспонатлар белән баетуда зур ярдәм күрсәттеләр. Истәлекләрне туплап, тәртип белән саклап алар язучының күп шәхси әйберләрен дә музейга тапшырдылар.

Һәр мәдәни чарада, конференцияләрдә катнашкан язучының улы Нур Якуб улы белән аның тормыш иптәше Сәкинә апа булдылар.

Төгәл, таләпчән, якыннарына ярдәмчел булган, акыллы, төпле фикерле, әтисе турында хатирәләрне кадерләп саклаган Нур абый Зәнкиевның гаиләсенә музей хезмәткәрләре рәхмәтләрен юллыйлар. Нур Якуб улы тормыш иптәше Сәкинә ханым белән матур гаилә корып тормыш сукмагын бергә узалар. Икесе дә хөрмәт казанган югары белемле белгечләр. Нур Зәнкиев күп еллар Тубыл шәһәренең магистральнефть үткәргечләре идарәсендә бүлек башлыгы, магистраль нефтьүткәргечләре идарәсенең автоматлаштырган системалары буенча баш иженер урынбасары булып күп еллар эшли. Ул ягулык энергетика комплексын үстерүдәге казанышлары өчен ”Мактаулы нефтьче” исеменә лаеклы була. 2007нче елны аңа “Ягулык-энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре” исеме бирелә. Нур Якуб улының тормыш иптәше Сәкинә Шамил кызы да хезмәт юлын нефть үткәргечләре предприятисендә эшләүгә багышлый. Ул нефть сәнәгате министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Зәнкиевлар үзләренә тәрбиясе, холкы белән ошаган кызлары-Дилярәне үстерәләр. Ул да нефтегаз университетын тәмамлап нефть үткәргечләре оешмасында тәҗрибә туплап, әйдәп баручы экономист булып хезмәт итә. Югары белемле белгеч сайлаган һөнәрен яратып, бөтен күңелен биреп эшли, әти-әнисе юлыннан атлый.

Танылган шәхесләр Якуб Камали улы һәм аның тормыш иптәше Рәшидә Шәрәфулла кызы Зәнкиевларның кызлары Әлфия, Алсу, уллары Нур, Илнур(мәрхүм) Тубылда яшәп, хезмәт итеп, гаилә корып гомер кичерәләр. Югары уку йортларын бетереп, һәр эшне төгәллек белән башкарып, эш урыннарында хөрмәт казанып лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары алар. Якуб абый белән Рәшидә апаның якты истәлегенә багышланган чараларда соңгы елларны башка шәһәрләрдән килеп якыннарының катнашырга мөкинлекләре булмаса да, алар һәрвакыт элемтәдә булдылар. Мәскүдә яшәгән техник фәннәр кандидаты, атказанган нефть сәнәгате хезмәткәре, РФнең Энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, “ХМАО нефть тармагының атказанган хезмәткәре”, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә орден-медале белән бүләкләнгән Марат Якуб улы Зәнкиев та Тубыл шәһәрендә, Хуҗайлан авылында узган мөһим чаралар турында хәбәрдар. Ул шалтыратып, газеталардан яңалыкларны укып, фикерләре белән уртаклашып, ярдәмләшеп яши.

Төмән өлкәсенең данлыклы, күренекле шәхесе, язучы Якуб Камали улы Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган чараларда аның таланты алдында баш иючеләрен, якын туганнарын җыеп, якты истәлекләр белән уртаклашып үткәрү Тубылда традициягә керде.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*