tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Йомрыбаш» белән танышырга килегез
«Йомрыбаш» белән танышырга килегез

«Йомрыбаш» белән танышырга килегез

3 октябрьдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 32 нче сезонын Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» спектакле белән ачты.

Шул нисбәттән Кариев театры бинасына килеп керү белән, тамашачыны XX гасырга хас булган Печән базары каршы алды. Ишектән «рөхсәтнамә» дип язылган «билет» тоттырдылар. Ярминкә тәмамланмыйча, югалтмаска куштылар.

Фойеда исә алма төшәрлек урын да калмаган: бер якта калфак-түбәтәй, читек, милли бизәкле букчалар, сувенирлар сатсалар, икенче якта халык гармун көйләренә күңел ачты. Шулай ук коймаклар, татарның милли ризыклары да әзерләнгән иде.

Иң кызыгы – тиздән башланачак спектакльнең геройлары да биредә тамашачы арасында йөрде. Араларыннан иң активлары – Рузанна Хәбибуллина белән Динар Низамиев – тамашачыны биетте. Алар ярминкәдә абый белән энекәш образында иделәр. Яшь артист Динар Низамиев шаярып әйтүенчә, базарга акча эшләргә килгәннәр. Үзе курайда уйнаса, энекәше кашык белән көй чыгара белә икән. Динар ике дә уйламады, курайда татар халык көйләрен уйнап күрсәтте. Шәкертләр шул арада тамашачылар янына барып, биеп тә килделәр. Казанның 15 нче мәктәп укытучысы Фидәния Леронова, алар белән көлешә-көлешә, коймактан да авыз итеп алган.

«Кариев театрына спектакльгә дип килгән идек, нинди зур бәйрәмгә туры килдек. Сезон ачылганда бигрәк тә күңелле була бит ул. Безнең заманнарда мондый ярминкәләр булмады, шуңа күрә бу миңа бик кызык», – ди Фидәния апа. Аның сүзенә яшь тамашачы Мәдинә Латыпова да кушылды. Ул яшь буын вәкиле буларак, ярминкәдә сатылган читекләргә, сумкаларга игътибар иткән. «Театрга килеп керү белән, рөхсәтнамә бирүләре үзенчәлекле булды. Шул чорга алып кереп китте», – ди, кулындагы кәгазьне күрсәтеп.

Ярминкәдә тамашачы арасыннан артистларны да аерырлык түгел. Барысы да гади, рәхәтләнеп күңел ачалар. Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев әйтүенчә, ярминкә «Кәҗүл читек» спектакленә карап оештырылган. «Бу – безнең милли гореф-гадәтләргә кире кайту. Без алар белән бер юнәлештә булыр­га тиеш», – ди ярминкәдә халык образындагы артист.

Чыннан да, ярминкә театр белән тамашачыны берләштерде. Хәтта спектакль карарга кереп утырулар сизелми дә калды. Кариев театры 32 нче сезонын бик уңышлы ачып җибәрде.

Сүз уңаеннан, 10, 11, 17 октябрьдә Кариев театры үзенең яңа премьерасын – «Йомрыбаш» яшьләр комедиясен тамашачы игътибарына тәкъдим итәчәк.

Рәфидә Галимҗанова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*