tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хәләл” комитеты рейдка чыкты
“Хәләл” комитеты рейдка чыкты

“Хәләл” комитеты рейдка чыкты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты тикшерү рейдларын башлап җибәрде. Шундый чараларның чираттагысы Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарында урнашкан кафе, ашханәләрдә үткәрелде. Рейд нәтиҗәләре буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты тамгасын законсыз куллану очраклары ачыкланды, кайбер нокталарда җитештерүчеләрнең сертификатларының булмавы яки срогы чыгу күренешләре дә теркәлде, халыктан килеп ирешкән аерым шикаятьләр ачыкланды.

Иң беренче комитет хезмәткәрләре “Караван” сәүдә-офис кварталында урнашкан “Омар Хайам” кафесына (Спартаковская урамы, 2) юнәлде. Әлеге кафе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитетында сертификация узмаса да, законсыз рәвештә комитетның знагын кафе эченә ябыштырып куйган. Комитет хезмәткәрләре туклану урынының җитәкчесе белән телефон аша элемтәгә чыкты, рөхсәтсез хәләл тамгаларын куллану ярамаганлыгын аңлатты һәм кафеның керү урынына һәм эченә ябыштырылган логотипны куптарып алды. Узган елгы рейд барышында да әлеге кафеның законсыз рәвештә ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” комитеты знагын законсыз куллануы ачыкланган булган.

Икенче тикшерү “Гранат” кафесында узды, ул Спартаковская урамы, 2Б адресы буенча урнашкан. Әлеге җәмәгать туклануы урыны үзенең элмә тактасына хәләл кафе дип язып куйса да, биредәге җитәкчелек хәләл сертификация уздыручы оешмалар тарафыннан бирелә торган документларны күрсәтә алмады. Бары кафега китерелгән итнең хәләл җитештерүчеләрдән алынуы хакында хәбәр бирделәр, ит җитештерүчеләрнең таныклык копияләрен тәкъдим иттеләр. Мөселман кардәшләребезне аптырашта калдырмас өчен, кафе җитәкчелегенә тиз арада тиешле карарлар кабул итү кирәклеге әйтелде.

Киләсе зур тикшерү “Сити Центр” сәүдә үзәге (Хөсәин Мәүлетов урамы, 45) янында урнашкан туклану урыннарында үткәрелде. Контролерларның игътибарын “Вкус востока” кафесы җәлеп итте, биредә тышкы элмә тактада ук Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” комитеты знагы күренеп тора, ә кафе нәзарәт оешмасында сертификация узмаган. Кафе эчендәге законсыз кулланылган тамгаларны биредә хезмәт куючы вәкил сорау буенча үзе куптарып бирде. Контролерлар кафега итнең кайдан китертелүе белән кызыксынды. Нәтиҗәдә, биредә тавык итеннән эшләнә торган ризыкларның гына хәләл булуына инанырга мөмкин булуы ачыкланды, поставщик ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитетыннан таныклык алган. Ә сыер һәм сарык итенең кайдан китертелүе билгесез, кафедагы сатучы хәләллекне раслаучы бернинди дә документ күрсәтә алмады. Контролерлар кафе җитәкчелегенең телефон номерын алды, тиз арада мәсьәләне хәл итәргә өндәде.

Соңгы тикшерү «Meat Point» исемле бургер сату ноктасында (Хөсәин Мәүлетов урамы, 45а) үткәрелде. Туклану урыны үзенең кулланучыларын хәләл дигән язу белән каршы алса да, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты тарафыннан бирелгән сертификация срогы быелның 31 августында чыккан. Комитет җитәкчелегенә әлеге мәсьәләне кабаттан искә төшерү кирәклеге җиткерелде.

Киләсе рейд Комитет хезмәткәрләре тарафыннан Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында урнашкан кафеларда үткәреләчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*