tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Ола шәһәрендә татар хатын-кызлары хәситә эшләү серләрен өйрәнде
Йошкар-Ола шәһәрендә татар хатын-кызлары хәситә эшләү серләрен өйрәнде

Йошкар-Ола шәһәрендә татар хатын-кызлары хәситә эшләү серләрен өйрәнде

Мари җирендə семинар

Үткəн атнада Йошкар-Ола шəһəрендə мəдəният өлкəсе хезмəткəрлəре, укытучылар һ.б. өчен хəситə ( күлмəк өстеннəн күкрəккə киеп куела торган затлы бизəнү əйбере) эшлəү буенча регионара семинар-практикум булып узды. Аны Мари Республикасының мəдəният, басма һəм миллəтлəр эше министрлыгы биредəге татар мəдəнияте үзəге белəн берлектə оештырды.

Семинарда Татарстан, Мари Эл Республикалары, Киров һəм Түбəн Новгород өлкəлəре вəкиллəре катнашты. Безнең өлкəне күрсəткəн Татар Моклокасы һəм Бозлау авыллары вəкиллəреннəн торган делегацияне Спас районы “Арт-Септима” вокал студиясе җитəкчесе Гүзəлия Зиннəтуллина алып барды.

Cеминарны ачу буенча тантаналы өлештəн соң, барлык катнашучылар Татарстан Республикасы милли музееның фəнни хезмəткəре Эльмира Ханиева җитəкчелегендə хəситə эшлəргə кереште. Аннары Гүзəлия келəм туку буенча мастер-класс бирде (фотода), аның искиткеч матур кул эшлəреннəн торган күргəзмəсе дə зур кызыксыну тудырды.

Тулаем алганда, бик күңелле, файдалы чара булды, күп кенə кирəкле мəгълүмат алдык, һəр катнашучыга сертификат, ə җитəкчелəргə Рəхмəт хатлары тапшырылды.

Ахырда шəһəр буенча экскурсия һəм чигү остасы Ираида Степанова белəн очрашу оештырылды. Безне кунак иткəн хуҗаларга, катнашучыларга зур рəхмəт, ə инде безне анда алып барган Гүзəлия Рафаким кызына рəхмəтнең иң олысын белдерəбез.

Гализə КУКАЕВА,

Татар Моклокасы мəдəният йортының художество җитəкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*