tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үткәрмәдә авыл бәйрәме
Үткәрмәдә авыл бәйрәме

Үткәрмәдә авыл бәйрәме

Үткәрмә Новопетрово авыл поселениесенә кергән татар авыл. 1924 нче елдан авыл Аромашево районына керә. Безнең якларда халык дус, тату яши. Үз хуҗалыкларында хезмәт итеп, аралашып, шатлык-кайгыларны уртаклашып гомер кичерәләр. Бу якларда кече авыллар игътибар үзәгендә. Үткәрмәдә узган бәйрәм чарасына кунаклар өлкәбезнең төрле шәһәрләреннән, күрше авыллардан, район администрациясеннән килгәннәр. Үткәрмәдә туып үскән, өлкәбездә танылган, хөрмәткә лаеклы Рөстәм һәм Руслан Мәмәтовлар да бәйрәм тамашасында катнашытылар. Рөстәм хәзрәт Мәмәтов авыл бәйрәмен Коръән аятьләре белән башлады, авыл халкына имин тормыш теләде. Бәйрәм сәхнәсеннән Аромашево район хакимияте башлыгы Игорь Власов авыл халкын котлап, күпьеллык тырыш хезмәте өчен Зинаида Әбубакировага, Зөмрәт Рамазановага, Мамадиевлар гаиләсенә Рәхмәт хатларын тапшырды. Котлауларын, җылы теләкләрен юллап Новопетрово авыл поселениесе башлыгы Ренат Назыйров авылда яшәүче, быел юбилейларын каршы алган Набиля Булатовага, Зинаида һәм Ринат Әбубакировларга, Сәлия һәм Биктимер Бикбавлеевларга бүләкләр  тапшырды.

Авыл клубы каршында узган бәйрәм концертында татар, рус, армән телләрендә җырлар яңгырады. Бәйрәм сәхнәсеннән авыл тарихын, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән якташларын, бүгенге көндә махсус хәрби опрерациядә катнашучыларны искә алдылар. Үткәрмәдә яшәүче өлкән яшьтәге, лаеклы ялда булган хезмәт һәм тыл ветараннарын хөрмәтләп бүләкләр тапшыру матур күренеш булды..

Новопетрово авыл поселениесендә төрле милләт вәкилләре яши. Бәйрәм концертында рус, татар, чуваш, армян телендә җырлар яңгырады. “Перспектива”-муниципаль автоном мәдәният учреждениясенең мәдәни чаралар оештыручысы, җырчы, үзе дә Үткәрәмдә туып үскән Зафура Гыйзәтулина:“Бәйрәм концертын Рөстәм, Руслан Мәмәтовларның, “Үткәрмә әбиләре”нең, Зифанур Мамадиева, Ислам Хәбибуллин, Асия Мамадиева, Светлана Штыкова, Мария Рыльских, Мартирос Тоникянның, биючеләрнең чыгышлары бизәде. Концертта катнашкан һәр үзешчәнне җылы алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм шатлыклы мизгелләргә бай булды. Кунакларын чакырып торган татар һәм чуваш милләте ишегалды, балалар өчен уеннар, сәүдә нокталары, авыл халкының тырышлыгы белән әзерләнгән милли ризыклар тулы табын артында сөйләшүләр авыл халкы өчен дә шатлыклы вакыйга булды”,-дип сөйләде.

Кече татар авылларның берсе-Үткәрмә исән. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге лаеклы ялда булсалар да кунакларны, якташларын җылы каршы алдылар. Хатирәләр яңарткан мизгелләр аларның күңелләрендә озакка сакланыр. Кече илебез белән элемтәне өзмичә яшәргә язсын/

Римма Умитбаева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*