tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Әлморзада Авыл көне узды
Югары Әлморзада Авыл көне узды

Югары Әлморзада Авыл көне узды

2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды уза. Аның эшендә Рәсәй төбәгеннән һәм ерак чит илләрдән меңнәрчә делегат катнаша. Съездга килүче кунакларга татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган төрле чараларга экскурсияләр оештырыла.

Шундый күркәм бәйрәмнәрнең берсе Әлки районының Югары Әлморза авылында авыл көне буларак зурлап билгеләп үтелде.

Чараны оештыруга зур көч куйган Себердә яшәүче эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев туган авылы Югары Әлморзага да, райондашларына да гел булышып тора.
Әлеге күркәм бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов,Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншин, казый Җәлил хәзрәт Фазлыев , СССРның атказанган спорт мастеры, дзюдо буенча Европа һәм СССР чемпионы, Самара өлкәсенең дзюдо федерациясе президенты Хәбил Хаҗи улы Бикташев ,Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Бөрбаш Сәрдегәне авылында “Чишмә”бәйрәмен ел да уздырып килүче меценат Габделнур Хөсәенов, бәйрәмгә экскурсияләрне оештыручы Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Идел буе федераль округында МАИБ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Фәрид Мифтахов катнашты.

Авыл көнендә милли көрәш төре буенча ярышлар да узды. Бәйрәмне музыкаль яктан Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев һәм Фирдүс Тямаев баетты.10 ел дәвамында уздырылып килүче Авыл бәйрәмен оештыручылар Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.Аларны конгресс исеменнән Фәрид Мифтахов тапшырды.Халкыбызның үз туган җирен яраткан, кадерләгән,аның киләчәге өчен борчылып яшәгән Рамил Исмәгыйлев, Габделнур Хөсәенов кебек милләтпәрвәр уллары булганда,күркәм йолалар да, бәйрәмнәр дә, авыл үзе дә яшәр әле.

 

Гөлнур Айзат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*