tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурзидә чишмәсендә чит ил кунаклары
Нурзидә чишмәсендә чит ил кунаклары

Нурзидә чишмәсендә чит ил кунаклары

30нчы  июль көнне Балтач районы Борбаш Сәрдегәне авылында  бик матур Чишмә бәйрәме узды.  Чишмәне  төзекләндерүчеләр  газиз әниләре  истәлегенә  “Нурзидә чишмәсе”  диеп исем биргәннәр.  Тирә юндә  киң аланлык. Аланнын бер ягында дулкынланып бодай басуы тирбәлә. Икенче ягында эссе кояштан саклану өчен каенлык. Көн дэ бик матур иде. Эле ялтырап кояш чыга, эле эсседән саклыйм эле дигәндәй болыт килеп чыга да беразга гына кояшны каплап тора. Ул арада жиләс жил исеп утә. Бәйрәмне бер туган Хөсәеновлар уткәрде. Спонсорлар да табылды. Кемдер акчалата ярдәм итсә, икенчеләр башка кирәк яраклар бирде. Авыл халкы да зур ярдәм күрсәтте. Бер атна алдан куңелле итеп, җигуле атлар белэн әрәпә жыелды. Бәйрәмгә кунаклар да бик куп килде. Татарстаннын баш казые Җәлил хәзрәт, район башкарма комитетыннан Гайнетдинов Илхам Фидаил улы, Татарстан диния нэзарәтеннән кунаклар кайттылар.

Бөтендөнья Татар конгрессының Казан булеге рәисе  Фәрит Фәиз улы һәм аның  урынбасары Галләметдинова Рәмзия Дәүләт кызы үзләре  белән АКШтан кайткан Гөльнара Гәрәеваны, Израильдән-Гүзәль Гельфонд һәм Киргизиядән- Ахметжанов Эльмира һәм аның тормыш иптәше Мөхәммәтне дән алып кайттылар. Алар Бөтендонья татар конгрессының VIII-нче  съездына  делегат булып кайттылар, һәм шундый матур  Чишмә бәйрәмен дә  дә катнашуларына  бик рәхмәтле  булып киттеләр. Чит илләрдә сибелеп яшәгән  милләттәшләребез  бу көнне узләрен икеләтә бәхетле итеп тойдылар. Бзйрзмдз балалар белзн бергз өлкәннәр дә кунел ачтылар, уйнадылар, биеделәр. Бәйрәм бик кунелле булды. Бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгэ зур рәхмәт. Конгресс кунаклары артистлар белән бергә “Туган тел” җырлап таралыштылар.

Авылларда шундый туган җирне яратучылар булганда телебез дә, динебездә  сакланыр, иншаалла! Аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез….

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*