tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан мэриясе казанлыларны һәм кунакларны Бауман урамына «Зәлидә» уенына чакыра
Казан мэриясе казанлыларны һәм кунакларны Бауман урамына «Зәлидә» уенына чакыра

Казан мэриясе казанлыларны һәм кунакларны Бауман урамына «Зәлидә» уенына чакыра

Казан мэриясе 9 августта 19.00 сәгатьтә казанлыларны һәм шәһәр кунакларын «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында Бауман урамына җырлы-биюле «Зәлидә» уенына чакыра.

«Зәлидә» җырлы-биюле уены буенча мастер-классны фламенко биюе остасы, танылган хореограф Гөлсинә Галимуллина һәм халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миңнебаева үткәрәчәк. Чара җанлы музыка белән узачак. Биючеләргә баянчы Газинур Равилов, төрле музыка уен коралларында уйнаучы Айдар Әбдрәхимов, кубызда уйнаучы Фәнил Вилданов ярдәмгә килә», – дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Казан мэриясе хәбәр итүенчә, «Зәлидә» – элек-электән халкыбыз тарафыннан яратып уйналган җырлы-биюле уен. Аның барышында гармунчы уртада гармун уйный, башкалар аның тирәли түгәрәктә җырлап бии. Элек татар яшьләре кичләрен бергә җыелып, әлеге уенны уйный торган булган. Аның барышында катнашучыларга төрле җәзалар бирелгән. Кемгә нинди җәза эләгә, шуны үтәргә тиеш булган. Гомумән алганда, уен барышында катнашучылар күңел ачып кына калмый, тапкырлык, җитезлек, өлгерлекләрен дә сыный.

«Сезне барыгызны да бергәләшеп «Зәлидә» җырлы-биюле уенын уйнарга чакырабыз. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Җәйнең соңгы аен күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!» – дип чакыра Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Җыелу урыны – «Кремль» метро станциясе янында.

 https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*