tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар язучылары Әмирхан Еники хикәяләре буенча фильм төшерүдә катнашты
Татар язучылары Әмирхан Еники хикәяләре буенча фильм төшерүдә катнашты

Татар язучылары Әмирхан Еники хикәяләре буенча фильм төшерүдә катнашты

Әмирхан Еники хикәяләре буенча эшләнгән «823 километр» нәфис фильмының кайбер кадрлары Татарстан язучылар берлегендә төшерелде.

«Казанга кайткан язучыны Берлектә хөрмәтләп каршы алалар, бөек язучы кайтты дип җыелыш ясап, бүләкләр бирәләр. Бүген шул күренешне төшерәбез», – диде фильм режиссерларының берсе Ирек Хафизов.

Бөек язучы ролендә – Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин. Хатыны Мәдинә ханым ролендә – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина язучының шәкерте ролендә – Илфак Хафизов.

«Миңа бу фильмда профессиональ сценаристка заказ бирелгән булуы ошады. Әмирхан Еникиның өч әсәрен берләштерү өчен ниндидер формага кертә алган. Минем образ әсәрдә юк. Минем героем булган язучы карашы аша өч новелла күрсәтеләчәк. Миңа бу алым ошый. Рәхәтләнеп эшлибез», – диде Илдар Хәйруллин эш барышын күрергә килгән журналистларга.

Язучылар берлегенә килгән журналистлар да кадрга эләкте. Алар Казанга кайткан язучыдан интервью алалар.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фильмда үзе булып уйный. Кинога төшү өчен Берлеккә бер төркем язучы да килгән иде.

Фильмның бер өлеше Саба районының Курсабаш авылында төшерелде. Төп кадрлар Казанда төшереләчәк.

Фильм Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләренә нигезләнгән. Төрле чордагы өч тарих берләштерелә. Вакыйгалар 1908 елда, 1941-43 елларда һәм хәзерге көндә бара.

«823 километр» дип аталган тулы метражлы нәфис фильмның сценарий авторы – Валерия Байкиева. Режиссерлар – Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров. Продюсер – Миләүшә Айтуганова.

Фильмда Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова, Фәнис Җиһаншин, артистлар Зөлфәт Закиров, Резеда Сәлахова, Илсаф Гыйззәтуллин катнаша. Шулай ук, Казан театр училищесы студентлары һәм Курсабаш авылы балалары җәлеп ителә.

ttps://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*