tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы 53 төбәктән котлаулар кабул итте
Бөтендөнья татар конгрессы 53 төбәктән котлаулар кабул итте

Бөтендөнья татар конгрессы 53 төбәктән котлаулар кабул итте

2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды узды. Съезд эшендә Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән, 35 якын һәм ерак чит илләрдән 1500 дән артык делегат һәм кунак катнашты. Быел VIII Съезд Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулуга багышланган иде.

Шул уңайдан,  Бөтендөнья татар конгрессы илебезнең 53 төбәге җитәкчесеннән котлау хатларын кабул итте. Оешманы 30 еллыгы белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Удмуртия, Дагестан Республикалары, Саратов өлкәсе, Красноярск крае һәм башка төбәкләр җитәкчеләре, Мәскәү мэры Сергей Собянин котлады.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*