tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә халыкара “Искер җыены” фестивале башланып китте
Тубыл шәһәрендә халыкара “Искер җыены” фестивале башланып китте

Тубыл шәһәрендә халыкара “Искер җыены” фестивале башланып китте

5-7 августта Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәре һәм Тубыл районында Себер татарларының XIII “Искер җыены” халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале уза.

Бүген, өч көнлек программа кысаларында, шәһәрнең “Синтез” мәдәният йортында “Искерның тарихи язмышы” XIV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланып китте. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән  эшләү комитеты җитәкчесе, тарихчы-археолог, Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов катнаша.

Ирәгә, 6 августта, “Искер” тарихи-мемориаль комплексында “Искерҗыены” тарихи-мәдәни мирас фестивалененең рәсми ачылыш тантанасы узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*