tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Өфәледә яшәүче Реда Кәбирова Көньяк Уралның иң яхшы әбисе исеменә лаек булган
Югары Өфәледә яшәүче Реда Кәбирова Көньяк Уралның иң яхшы әбисе исеменә лаек булган

Югары Өфәледә яшәүче Реда Кәбирова Көньяк Уралның иң яхшы әбисе исеменә лаек булган

Чиләбедә балалар һәм олылар өчен Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы оештырган татар мәдәниятына багышланган бәйгеләрнең финалы тәмамланды. Гала-концерт вакытында “Нәни энҗеләр”, “Нәни батырлар” һәм “Нәни тамчылар” проектларында беренче тапкыр балалар белән сәхнәгә әбиләре дә чыкты. Әбиләр өчен махсус “Супер әби” бәйгесе оештырылды.

Проектның үзенчәлеге: һәр катнашучы титулга лаек була һәм истәлекле бүләкләр ала, проектның максаты – ярышу түгел, татар мәдәнияты белән танышу, аны саклау һәм популярлаштыру. Өч сәгатьлек ахыргы шоу С. Прокофьев ис. Концертлар залында узды. Катнашучылар проектның өч ае дәвамында татар һәм гарәп телләре, дефиле, бию һәм сәхнә сәнгате  дәресләрен, традицион кул эше һәм стиль мастер-классларын үтте, татар телен, халык әкиятләрен һәм җырларын белүдә, милли ризыкларны пешерүдә ярышты.

Кичәнең азагында жюри җиңүчеләрне игълан итте. “Субер әби” исеменә Югары Өфәленең татар халык үзәге җитәкчесе Реда Кәбирова лаек булды. 7-9 яшьлек балалар арасында “Нәни энҗеләр” таҗын Сосновка районыннан Алия Леоновага тапшырдылар. “Нәни батырлар” арасында Троицкидан Рәшит Нәҗимов җиңде. 5-7 яшьлек балалар арасында иң югары дәрәҗәле дипломнарны Чиләбедән “Нәни тамчылар” Хәсән Әхмәдиев һәм Эмилия Гилиждинова алдылар. Башка катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңде, барысына да спонсорлардан призлар һәм бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*