tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазы ансамбльләре Октябрьский шәһәрендә «Уйна, гармун!» бәйрәмендә катнашты
Ютазы ансамбльләре Октябрьский шәһәрендә «Уйна, гармун!» бәйрәмендә катнашты

Ютазы ансамбльләре Октябрьский шәһәрендә «Уйна, гармун!» бәйрәмендә катнашты

Ютазы районының «Дулкын» фольклор ансамбле, «Сердәш» халык фольклор ансамбле һәм «Тургай» баянчылар ансамбле Октябрьский шәһәрендә «Уйна, гармун!» бәйрәмендә катнашты. Бу хакта «Ютазы таңы» газетасы яза.

Бу бәйрәмнең ун еллык тарихы бар һәм ул шул вакыт эчендә меңнән артык катнашучы һәм 20 меңгә якын кунак җыйды.

Әлеге чара милли киемнәр кигән гармунчыларның шәһәр урамнары буйлап җырлап-биеп узуыннан башланды. Бәйрәмнең төп өлеше ял паркында узды. Анда татар халкының миллилеген чагылдырган йортлар бизәп куелган, халык һөнәрчеләре осталарының кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылган. Шулай да әлеге чараның төп символы –гармун. Ә гармуннан башка татарларда бер генә тормыш вакыйгасы да, бер генә иҗтимагый чара да үтми. Халкыбызның йөзек кашы булган уен коралында уйналган көй-моңнар кешеләрнең күңел түрендә урын ала, аларга шатлык һәм яшәү дәрте өстәп, мәңгегә йөрәкләрендә яши, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*