tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа театры Татарстанның өч районын берләштергән фестиваль һәм лаборатория уздырды
Буа театры Татарстанның өч районын берләштергән фестиваль һәм лаборатория уздырды

Буа театры Татарстанның өч районын берләштергән фестиваль һәм лаборатория уздырды

Буа дәүләт театры сентябрь аенда бер-бер артлы өч проектны бәйләп, театраль лаборатория, фестиваль һәм конференция үткәрде.

«Буа, Тәтеш, Апас районнарын колачлаган «Апас,Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» фестивале төгәлләнде. Әлеге фестиваль «Буа: диалог киңлегендә» милли театрлар халыкара фестиваленең логик дәвамы. Фестиваль әдәбият, сынлы сәнгать, фольклор, ярминкәләрне дә үзә эченә алып шактый киңәйтелде», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Театр 2 – 7 сентябрьдә VI «Буа Талиясе» Театраль лаборатория, 6-7 сентябрьдә «Мәдәни друза: Апас-Тәтеш-Буа» проектын, 7-14 сентябрьдә «Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» фестивален үткәргән.

Проект кысаларында Казахстаннан, Ираннан, Коми Республикасыннан, Иваново, Тамбов, Самара өлкәләреннән һәм Татарстаннан 13 театр коллективы спектакльләр күрәсткән. Татар эстрадасы йолдызлары концерты булган.

Күренекле дин галиме Нургали Хәсәновның 170 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәл конференция үткәрелгән.

Театраль лаборатория кысаларында Санкт–Петербург режиссеры Мария Скачкова, Воронеждан Борис Алексеев, Улан-Удэдан Сойжин Жамбалова, Кариев театрыннан Эльдар Гатауллин эскизлар чыгарган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*