tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазыда “Фәнис” мәдрәсәсенең 15 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары үтте
Ютазыда “Фәнис” мәдрәсәсенең 15 еллыгы  уңаеннан бәйрәм чаралары үтте

Ютазыда “Фәнис” мәдрәсәсенең 15 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары үтте

12-14 ноябрь көннәрендә Ютазы районында “Фәнис” мәдрәсәсе оешуга 15 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары уза. Бу уңайдан бүген – Рабигыль ахыр аеның 17 нче көнендә (13 ноябрьдә) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды тантаналарда катнашты. Мөхтәсибәткә килеп төшү белән, ул Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин белән очрашып, райондагы дини вәзгыять турында сөйләште.

Аннан соң мөфти Камил хәзрәт, район мөхтәсибе, казый, “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин, республикадагы мөселман уку йортлары директорлары белән бергә Бәйрәкә авылына барып, “Гобәйдия” мәдрәсәсенең бинасында булдылар, Бәйрәкә авылына һәм мәдрәсәгә нигез салучы хәзрәтләр рухына дога кылдылар. Алга таба “Фәнис” мәдрәсәсендә юбилей уңаеннан оештырылган Халыклар дуслыгына багышланган кичә башланды. Әлеге кичә мәдрәсәдә белем алучы татар, башкорт, үзбәк, таҗик һәм гарәп яшьләре тарафыннан оештырылып, кунаклар аларның гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән танышты.
Бүген Камил хәзрәт шулай ук ястү намазыннан соң “Фәнис” мәдрәсәсенең көндезге бүлегендә укучы студентлар белән очрашты һәм үтемле вәгазь сөйләде. Бәйрәм чараларында мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфйкъ хәзрәт Мөхәммәтшин да катнашты.

Юбилей кысаларында  12 ноябрьдә шулай ук әлеге мәдрәсәдә белем алып, аны төрле елларда тәмамлап чыккан дин әһелләренең очрашуы булды.

Ә иртәгә – 14 ноябрьдә мөселман уку йортлары директорлары киңәшмәсе узачак. Аннан соң Республиканың көньяк-көнчыгыш казыятына караган мәчетләр каршындагы курсларда белем бирүче барлык мөгаллимнәрнең  очрашуы көтелә.

Белешмә. 

“Фәнис” мәдрәсәсен оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкли. Бүгенге көндә мәдрәсәдә 200 гә якын шәкерт белем ала.

Унбиш ел эчендә әлеге уку йортын 330 белгеч тәмамлап чыкты. Алар арасында Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Урыссу бистәсенең “Мәхмүт” имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин, “Фәнис” мәдрәсәсе мөгаллимнәре, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Лениногорск һәм республиканың башка районнары имамнары һәм мәчет каршындагы курслары мөгаллимнәре әлеге мәдрәсәдә белем алган.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*