tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазыда Идел буе Болгар илендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан парк ачылды
Ютазыда Идел буе Болгар илендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан парк ачылды

Ютазыда Идел буе Болгар илендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан парк ачылды

Ютазы мөхтәсибәте Кече Урыссу авылы мәчете каршында Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 еллык паркы ачылды.

Паркны ачу тантанасында район җитәкчелеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, имамнар, кунаклар һәм авыл халкы катнашты. Ачылыш тантанасында мәчет каршындагы курсларга йөрүче балалар шигырьләр, мөнәҗәтләр һәм Коръәннән сүрәләр укыды.

«1100-еллык» исемле парк ачылуга ук биредә балалар Сабан туе узды. Мөхтәсибәттә киләчәктә әлеге паркта балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары, Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме кебек чаралар узачак дип ниятлиләр.

Паркның мәйданы – 20 мең кв метр. Анда 10 төрле аттракцион – таганнар, батут белән җиһазландырылган, теннис уйнау мөмкинлеге бар. Парк бер елга якын вакыт эчендә уртак көч белән – район хакимияте, Ютазы мөхтәсибәте, Кече Урыссу авылы мәчете һәм җирле эшмәкәрләр тырышлыгы белән төзелгән. Элек парк урынында бушлык булган.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*