tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар татарлары конгрессының 10 еллыгына багышланган исәп-хисап һәм сайлау конференциясе узды
Нижгар татарлары конгрессының 10 еллыгына багышланган исәп-хисап һәм сайлау конференциясе узды

Нижгар татарлары конгрессының 10 еллыгына багышланган исәп-хисап һәм сайлау конференциясе узды

27 май көнне Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл мәдәният йортында Нижгар татарлары конгрессының 10 еллыгына багышланган исәп-хисап һәм сайлау конференциясе булып үтте. Тавыш бирергә хокукы булган 70 делегатның 57се теркәү узды.

Шушы унъеллыкта аңа мәгълүмати, хокукый һәм матди ярдәм күрсәтеп килүчеләрне бүләкләү тантанасы белән башланып китте ул. Беренче булып массакүләм чаралары (“Авылым хәбәрләре”, “Туган як” газеталары һәм “Татар радиосы”) бүләкләнде. Аннары конгресс җитәкчеләре Гаяр абый Хәсәнов белән аның урынбасары Гөлнара ханым Абдуллина олы рәхмәтләрен белдереп, райпо рәисе Назыйм абый Юсиповны, шушы иҗтимагый оешманың ревизион комиссиясе рәисе Шамил абый Нуретдиновны, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллинаны, К.Октябрь районының мәгариф һәм яшьләр комитеты рәисе Рауф Ваһаповны, мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфия ханым Салахованы, спорт секторы мөдире Марат Ибраһимовны бүләкләделәр. Ә “Развитие” (Актук) һәм “Зерно” (Уразавыл) ОООлары җитәкчеләре Ваиз Рафек улы Билялов һәм Наил Мөнир улы Абдурахмановка бүләкләрне шәхсән тапшырырбыз, диделәр.

Гаяр Абдрахманович барча делегатларны җылы сәламләп, исәп-хисап ясар өчен сүзне урынбасары Гөлнара Рафек кызына бирде. Ул күбрәк конгрессның соңгы ике елда башкарган мөһим эшләре турында сөйләде. “Һәр чарабызның төп максаты – ана телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, безнең татарларга хас булган гаилә кыйммәтләрен, хатын-кызның җәмгыятебездәге дәрәҗәсен саклап үстерүгә һәм шул мирасны түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыруга корылган иде”, – дип йомгаклады үз чыгышын Гөлнара ханым.

Шамил абый Нуретдинов конгрессның финанс хәле белән таныштырганнан соң, төбәгебездә татарның идентичностен, ягъни тиңдәшлеген сакларга өндәде, бу өлкәдә яшь буын белән эшләргә киңәш итте һәм мисал өчен күп еллар моннан элек Уразавыл мәктәбендә укучы татар балаларының әти-әниләре үгетләве буенча ана телебездән баш тартуына карата бер акыл иясе булган Аббубәкир ага Алиевның әйткән сүзләрен искә төшерде: татар класслары шулай бетеп барса, 40 елдан биредә “татарлар яшәгән” дип сөйләргә генә калыр, дигән ул. Бик кызганыч, ләкин факт – мәрхүм Абубәкир аганың борчулы уй-фикерләре дөрескә туры килә: Уразавылда гына түгел, бүген башка татар авылларында да балаларыбыз үзара рус телендә аралаша инде. Ә монысы – икеләтә аяныч.

Таһир әфәнде Юсипов конгрессның эшчәнлеген “уңай” дип бәяләргә киңәш итте һәм ул да әлеге иҗтимагый оешманың өстенлекле юнәлеше итеп татар телен һәм мәдәниятен саклауны билгеләргә тәкъдим ясады.

Өлкә татар автономиясенең элекке һәм әлеге рәисләре Рамил абый Салихҗанов белән Мирзәхләм әфәнде Абдулганиев, Сергачтагы татар милли үзәге директоры Фәрит әфәнде Аймалетдинов үз чыгышларында төбәгебездәге бар иҗтимагый оешмаларыбызның көчләрен нәкъ шул максатка төбәп, бергә һәм бердәм булып эшләргә кирәклеген ассызыклап үттеләр. Әлбәттә, бик яхшы фикер, ул күптән инде яңгырый, тик билгеләнгән юнәлешләр буенча куйган максатларга ирешү генә күренми.

Ярар, әлеге конференциядә конгресс җитәкчелеге автономия, үзәк һәм “Ак калфак” белән бергәләшеп эшләргә килеште, ди. Ә иң өлкән иҗтимагый оешмабыз “Туган як”, рухи тормышыбызда зур эшләр алып барган өлкә Диния нәзарәте, Пильна татарларының “Нур” оешмасы, соңгы елларда сокланырлык чаралар оештырып килгән Дзержинск татарлары автономиясе вәкилләренең дә бу хакта фикерләрен ишетәсе иде. Кызганыч, без аларны делегатлар яки чакырылган кунаклар арасында күрмәдек.

Санап китсәң, халкыбыз, милләтебез ихтыяҗы сагында торучы унга якын иҗтимагый оешмабыз бар. Әйе, кайбер зур һәм мөһим чараларны уздыруда бергәләшү кирәк, билгеле. Ә менә сәламәт конкуренция һәм ярышу рәвешендә һәрбересе үз алдына файдалы гамәлләр белән мәш килсә, милләтебез өчен хәерлерәк булмасмы икән?

Конгрессның эшчәнлеге бертавыштан “уңай” дип хупланды һәм аның 11 кешедән торган совет составы да исемлек буенча бертавыштан сайланды. Аның әгъзалары белән “Туган як” газетасының социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин. Шулай ук конгрессның рәисе Гаяр абый Хәсәнов урынбасары итеп Гөлнара Абдуллина да бертавыштан яңа срокка сайланды. Ә оешманың ревизион комиссиясе рәисе вазифасын алдагы ике елда Суыксу авылы башлыгы Рамил Мусин башкарачак.

Һәрхәлдә, Нижгар татарлары конгрессына милләтебез файдасына куячак эшләрендә уңышлар телибез.

Олег ХӨСӘИНОВ.          

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*