tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар шәһәрендә “Каз каурыеннан майлавыч канаты ясау” мастер-классы узды
Болгар шәһәрендә “Каз каурыеннан майлавыч канаты ясау”  мастер-классы узды

Болгар шәһәрендә “Каз каурыеннан майлавыч канаты ясау” мастер-классы узды

30 нчы май көнне Болгар шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә “Каз каурыеннан майлавыч канаты ясау” буенча мастер-класс узды. Әлеге чараны  татар теле тәрбиячесе Зөлфия Әхтәмова белән Болгардагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе Рамилә Исхакова оештырдылар.

Мастер-классны шушы төркемдә йөрүче Хайретдинова Камиләнең әбисе Зифа апа Хайретдинова  балаларга татар халкының гореф-гадәтләренең берсе булган «каурый өмәсе» йоласы белән таныштырып үтте. Балаларның барысына да чын каз каурыйлары өләшеп, аларны майлавыч ясау өчен ничек чистартырга, ничек итеп бәйләргә, ничек итеп табаларны,  камыр ризыкларын майларга өйрәтте.

Балаларга “Каз каурыеннан майлавыч канаты ясау” мастер-классы бик ошады. Үзләренең хезмәт һәм көчләре кергән майлавычларны балалар өйләренә алдылар. Балалар бакчасында шушылай халык гореф-гадәтләрен күрсәтү бик күркәм гадәт булуын, тагын шулай ошетырылсын иде дигән теләк  белән мастер-класс тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*