tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Үзебезне хөрмәт иттерергә өйрәник»
«Үзебезне хөрмәт иттерергә өйрәник»

«Үзебезне хөрмәт иттерергә өйрәник»

Татар булып калу өчен, үзаңны үзгәртергә кирәк. Җәмәгать эшлеклесе, пуб­лицист, сәясәтче Фәндәс ага Сафиуллин шундый фикердә.

– Безгә булганын югалтмыйча сакларга кирәк. Дөньяга барлыкка килгән һәр нәрсәнең чиге бар. Башланган гамәл кайчан да булса бетәчәк. Дөнья гел бертөрле булмый. Кеше гомере дә шулай. Берзаман Җир шарында да бәлки, соңгы кеше булыр. Дөньяда өч кеше калганда да, шуларның берсе татар булсын иде, – ди Фәндәс ага.

Әмма халыкларны саклау өчен аның җиренең, биләмәсенең мәйданы йогынты ясамый, дигән фикердә сәясәтче.

– Халыкның ничә дистә миллион халкы да, танклары, ракеталары булу да мөһим роль уйнамый. Халыкка исән калу өчен иң беренче таләп – акыл, интеллект, белем, кешелеклелек, фән үсеше ягыннан дөньяда алдынгылар  рәтендә булу. Ул халык санына бәйләнмәгән. Андый мөмкинчелек бар, әгәр халык моны үзенә максат итеп куя икән.

Бездә, мисал өчен, татар халкының интеллекты, мең кешегә чагыштырганда, иң алдынгы сафта булса, шул максатка ирешә алсак, милләтне саклап калып була. Татар теле иң саф, бай тел булып калсын, татар халкында ташлап киткән бер бала булмасын, бер исерек, наркоман булмасын, картлар йортына бирелгән бер ата-ана булмасын дисәк, белем дәрәҗәсен арттыру кирәк. Яһүдләрне узып булмас инде, әмма һич югы икенче урында булсак та, үзебезне үрнәк итә алсак, милләт буларак исән калачакбыз, – дигән фикердә Фәндәс Сафиуллин.

Әмма бу, аның фикеренчә, милләт өчен ахыргы максат булырга тиеш. Ә хәзергә телгә каршы башланган сугышны җиңү зарур.

– Сугыш ул – сәясәтнең  башка ысуллар белән дәвам ителүе  дигән төшенчә бар. Ленин исә: «…башка ысуллар, көч кулланып», дип тә өстәп куйган. Әгәр милли сәясәтнең дәвамы көч кулланып дәвам ителә икән, бу – сугыш. Ана телебезгә каршы сугыш башланды. Прокурор – ул бит көч куллану. Тыю – ул бит көч куллану. Канун белән көч куллану. Дәүләтнең бөтен органнарының, җәмәгатьчелекнең  көчен шуңа юнәлтү кирәк. Ә без дәшмибез, куркабыз. Курыккан халыкны өч мәртәбә артыграк куркыталар.

Җебегән халыкны «сыегайталар». Үзен-үзе хөрмәт иткән, башкаларның мәнфәгатенә кагылмаган халыкны күтәрәләр, аңа баш ияләр. Буйсынып түгел, хөрмәт белән баш ияләр. Әгәр без шул дәрәҗәгә күтәрелмәсәк, үзебезне хөрмәт иттерергә өйрәтмәсәк, өметебез юк. Сәясәткә кысылмыйм, дип утырсак, өмет булмаячак. Иң куркыныч, иң ялган, кеше үзен-­үзе һәм башкаларны алдарга тырыша торган фикер – сәясәткә тыкшынмыйм дию. Бу иң надан, «кара» халык сүзе. Сәясәткә катнашмау ул – халкыңның язмышына битараф дигән сүз. Ә битарафлык ул – дошманнан куркынычрак, – ди Фәндәс ага.

Лилия МИНСАФИНА
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*