tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган көнегез белән, Васил Габтелгаязович!
Туган көнегез белән, Васил Габтелгаязович!

Туган көнегез белән, Васил Габтелгаязович!

Бүген үзенең гомер бәйрәмен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев билгеләп уза.  

Хөрмәтле Васил Габтелгаяз улы!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сез талантлы шәхес, булдыклы ир-егет, халкыбызның милләтпәрвәр улы. Хакимиятнең кайсы гына тармагында көч куйсагыз да, башлаган эшләрегез һәрвакыт җиренә җиткерелә, җитәкчелек һәм халык тарафыннан хуплап кабул ителә.

2017 елдан башлап Республикабыз хөкүмәтендәге вазифагыз белән янәшә иҗтимагый эшчәнлеккә дә алынуыгыз милләттәшләребез өчен зур куаныч булды. Халкыбызның гамен, җанын тоеп яшәүдә, җәмгыятебезне тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрүегез олуг ихтирамга лаек. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте, сәнгате белән тирәнтен танышып, аның рухый дөньясын колачлып яшәвегез Сезнең милли җанлы, киң эрудицияле шәхес булуыгызга ачык мисал.

Хөрмәтле Васил әфәнде! Без ышанабыз, Сезнең зур тормыш тәҗрибәгез, акыллы фикерләрегез – халкыбызны яңа үрләргә күтәрер, уңай нәтиҗәләрен бирер. Киләчәк тормышыгызда чиксез бәхет-шатлыклар, корычтай нык саләмәтлек, гаилә тынычлыгы, имин көннәр һәм эшегездә зур уңышлар телибез.

Ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*