tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Каләмне корал итеп…”
“Каләмне корал итеп…”

“Каләмне корал итеп…”

30нчы гыйнварда Башкортстан “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе Салават шәһәре бүлекчәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль чара уздырды. Сүз сугышта алгы сафта көрәшкән, фашист һөҗүменнән аз гына булса да ял иткән арада кулларына каләм алып патриотик әсәрләр, шигырьләр язган күренекле татар һәм башкорт язучылары турында барды. Муса Җәлил, Фәтих Кәрим, Мостай Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Габдрахман Әпсәләмов, Нәби Дәүли, Нур Баян, Әхмәт Ерикәйнең әсәрләреннән өзекләр, шигырьләр укылды.

Үзэшмәкәр шагыйрәләр, “Чишмә” төркеменең әгъзалары үзләренең шигырьләрен укыды, ә “Йолдызлар” ансамбле сугыш һәм җиңүгә багышланган җырларны башкарып кунакларның күңелләрен җәлеп иттеләр.

Люция Вафина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*