tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Татар сәнгате көне узды
Ульяновскида Татар сәнгате көне узды

Ульяновскида Татар сәнгате көне узды

Ульяновск шәһәренең “Төзүчеләр” сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышлап Татар сәнгате көне узды. Татарстаннның Чүпрәле районы вәкилләре катнашында үткән чарада Татарстан кунаклары семберлеләргә зур концерт тәкъдим иттеләр.

Бәйрәмгә килүчеләр бүгенге көннең танылган язучысы, бик күп китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән дә очрашты. Ульяновск шәһәре мэры Сергей Панчин кунакларны һәм тамашачыларны сәламләргә башына чигүле түбәтәй киеп чыкты. Ул уз чыгышында шәһәрдә гомер итүче татарларның эшчәнлегенә югары бәя биреп, татарлар белән теләсә кайсы эшне хәл итеп була диде. Шәһәр башлыгы хезмәт алдынгыларына, актив җәмәгать эшлеклеләренә бүләкләр һәм мактау кәгазьләре тапшырды. Бәйрәм Чүпрәле районы үзешчән сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*