tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Зәкят” фонды балаларны катамаранда йөздерде
“Зәкят” фонды балаларны катамаранда йөздерде

“Зәкят” фонды балаларны катамаранда йөздерде

Бүген, Мөхәррам аеның 21нче көнендә (8нче августта), Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен оештырылган рухи-сәламәтләндерү курслары кысаларында табигать кочагында ял итү чарасы оештырды. 13 бала фонд хезмәткәрләре белән бергәлектә, Кабан күлендә катамаранда йөзәргә чыкты. Әлеге көнне алар көтеп алды: дини дәресләр алганнан соң, башны ял иттерү, табигатькә һәм шәһәр күренешләренә хозурланып, сокланып кайту курслар үтү дәверендә иң истә калырлык ял булды. Оештыручылар куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып узды, һәр кешегә жилетлар кидерде, аннары күл буйлап сәяхәт ясалды.

Соңыннан балалар өйлә намазы укыды, төшке аш ашады, Кызыл Армия тарихы турында Бөек Ватан сугышы (1941-1945нче еллар) музей-мемориалы җитәкчесе Александр Александров уздырган дәресне тыңлады.

Бүгенге көн чүлмәк ясау остаханәсендә тамамланды.

Исегезгә төшерәбез, “Зәкят” фондында рухи-сәламәтләндерү курслары 1-11нче август көннәрендә уза. Ул быел икенче тапкыр оештырылды.

Ике атналык программа түбәндәге чараларны үз эченә ала: ислам фәннәрен өйрәнү, рухи-әхлакый үсеш, патриотик тәрбия, каратэ, көн саен зарядка ясау, төрле мастер-класслар, сәяхәтләр. Мисал өчен, Апанай мәчете һәм мәдрәсәсе комплексына, Казан Кремленең Музей-мемориалына, “Maza Park” күңел ачу үзәгенә экскурсия, “KFC” кафесына бару каралган. Иң зур истәлекле чараларның берсе – Аккош күленә төн кунарга бару булачак.

“Зәкят” хәйрия фонды балаларның ялын оештыруда катнашучыларга, изге гамәл-эшләрне тормышка ашыруда үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәтләрен белдерә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*