tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Зәкят” фондында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары эшли башлады
“Зәкят” фондында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары эшли башлады

“Зәкят” фондында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары эшли башлады

Мөхәррам аеның 14нче көнендә (1нче августта), Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары эшли башлады. Ул 9-15 яшьлек 11 бала өчен исәпләнгән. Әлеге курслар балаларга ял итү белән беррәттән, рухи һәм физик торышны да яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Курсларның беренче көне танышудан һәм чәй өстәле янында аралашудан башланды, аннары балалар “КидСпейс” күңел ачу үзәгенә барды, биредә алар үзләрен төрле һөнәр ияләре – янгын сүндерүче, мал табибы һәм сатучы вазифасында сынап карады. “Түбәтәй” ресторанында төшке аштан соң балалар гарәп теле, каратэ буенча дәресләрне үзләштерергә керештеләр.

Рухи-сәламәтләндерү курслары 1-11нче август көннәрендә узачак. Ул быел икенче тапкыр оештырылды.

Ике атналык программада түбәндәге чаралар көтелә: ислам фәннәрен өйрәнү, рухи-әхлакый үсеш, патриотик тәрбия, каратэ, көн саен зарядка ясау, төрле мастер-класслар, сәяхәтләр. Мисал өчен, Апанай мәчете һәм мәдрәсәсе комплексына, Казан Кремленең Музей-мемориалына, “Maza Park” күңел ачу үзәгенә экскурсия, “Ханума” кафесына бару, катамараннарда йөрү ниятләнә. Иң зур истәлекле чараларның берсе – Аккош күленә төн кунарга бару булачак.

“Зәкят” хәйрия фонды балаларның ялын оештыруда катнашучыларга, изге гамәл-эшләрне тормышка ашыруда үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәтләрен белдерә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*