tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Древо жизни» проекты кысаларында татар мәдәнияте белән таныштылар
«Древо жизни» проекты кысаларында татар мәдәнияте белән таныштылар

«Древо жизни» проекты кысаларында татар мәдәнияте белән таныштылар

2 август көнне Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан Мэриясенең «Древо жизни» мәгърифәти проектының өченче чарасы үтте. Ул татар мәдәниятенә багышланган иде.

Идел буе халыкларының туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән «Древо жизни» проекты Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән 2022 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проектның бу җәйдәге беренче ике чарасы 5 нче һәм 19 нчы июль көннәрендә узды. Алар башкорт һәм рус мәдәниятенә багышланган иде.

«Бу бәйрәм генә түгел, ә танып белү чарасы да. Без үзебезнең халыкларыбыз турында күбрәк сөйләргә, тыңларга ишетергә, аларча җырларга, биергә, аларның гореф-гадәтләрен күрергә мөмкинлек бирәбез. Шәһәр халкыннан һәм кунаклардан бик күп уңай кайтавазлар ишетәбез.  Шәһәр халкына мондый мөмкинлекне биргән җитәкчеләребезгә рәхмәт», – диде проектның фәнни җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова.

Чарада ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсенең җитәкчесе Ләйсән Низамова, Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова, Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов катнашты.

Татар мәдәниятенә багышланган бәйрәм киче башкала халкының һәм кунакларының төрле буын вәкилләрен җыйды. Чарада катнашучылар татар халкының традицион костюмнары, декоратив-гамәли сәнгате, традицион уеннары белән танышты. Катнашучылар шулай ук татар милли бизәге сурәтләнгән истәлекле әләм ясады.

Кич дәвамында паркта мастер-класслар да эшләде, аны Татарстан осталары алып барды. Казаннан Нурислам Сираҗиев тамбурлы чигү буенча, Гүзәл Биляндинова һәм Алсу Насыйбуллина читек җөе традицияләре буенча, Лилия Сафуанова керамика, Юлия Әхмәтҗанова керәшеннәрнең «тамакса» (түшлек) ясау буенча остаханәләр үткәрде. Шулай ук татарларның төрле этнографик төркемнәренең (Казан, Пермь татарлары, мишәрләр, керәшеннәр) халык киемнәреннән торган уникаль экспозияция тәкъдим ителде. Фольклорчы галим, музыкант Дамир Габдрахманов теләгән һәркемне татар халкының сирәк уен коралларында уйнарга өйрәтте. Шулай ук кичә барышында квест узучылар татар фразеологизмнары, табышмаклары һәм татар этник группаларының милли ризыклары белән танышканнан соң тәмле чәй һәм тәм-том белән дә сыйлана алды.

«Татарларга хас булган укалы чигү, алтын чигеш, шома чигү, элмәле (“тамбур”) чигүләр соңгы вакытта онытылып бара, ә без аларны хәзер яңадан кайтарабыз! Бигрәк тә ыргак белән эшләүгә кызыксыну бик зур, кешеләр махсус килеп өйрәнә. Олысын да, кечесен дә шул рәвешле үз куллары белән матурлык иҗат итәргә ярдәм итәбез», – диде тамбурлы чигү остасы Нурислам Сираҗиев.

Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары «Балачак аланы» мәйданчыгында балык тотты һәм аларның татар телендәге атамаларын өйрәнде. «Әкият аланы» мәйданчыгында балалар гына түгел, өлкәннәр дә татар халык әкиятләрен бик зур игътибар белән тыңладылар.

Чарада Чувашия Республикасының Урмай авылыннан Фәрит Гыйбатдинов исемендәге «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбле, Теләче районы Субаш авылыннан «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле, «Мирас» бию ансамбле, «Риваять» этно-төркеме, мультиинструменталист Ильмир Ямалов һәм «Zakaria» фолк-төркеме чыгыш ясады. Бәйрәм татар уеннарыннан торган «Кичке уен» программасы белән тәмамланды.

Искәртеп узабыз, «Древо жизни» проектының киләсе чарасы 22 августта узачак, «Халыклар йолдызлыгы» дип исемләнгән дүртенче йомгаклау чарасында Татарстанның 7  төп җирле халык вәкилләре җыелачак. 12 августта Идел буе халыкларының «Итиль» фестивале узачак, ул Татарстан халыкларын зур бәйрәмдә берләштерәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*