tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Җаек елгасы буенда татарлар» IX Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында
«Җаек елгасы буенда татарлар» IX Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында

«Җаек елгасы буенда татарлар» IX Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында

Әлеге форум Бөтендөнья Татар конгрессы канаты астында эшләп килүче Татар төбәкчеләре җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов  җитәкчелегендә  “Җаек (Урал) елгасы бассейны татарлары: тарих һәм хәзерге заман” темасы астында өч  этапта узды. III этаблы Форум чараларында Россиянең төрле төбәкләреннән 500 якын кеше катнашты. Төбәкчеләр Башкортостан Республикасының Шәйморат авылында һәм Баймак шәһәрендә, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск шәһәрендә, Ырынбур өлкәсенең Черный Отрог авылында, Оренбург шәһәрендә, өлкәнең Татар Каргалысы, герой -шагыйрь Муса Җәлилнең туган Мостафа авылында, Казахстан республикасының Уральск һәм Атырау шәһәрләрендә, Алтын Урда шәһәрлеге, Сарайчык музей-тыюлыгында булдылар.

Форум кысаларында шушы төбәкләрдә яшәгән татарлар тарихына бәйле конференцияләр, түгәрәк өстәлдә фикер алышулар узды. Шул җирлекнең тарихи урыннарында булдык, музейларын карадык.

Казаннан маршрут буенча автобус белән РФ 8 төбәкләрдән 40 якын галимләр, төбәкчеләр, журналистлар, дин әһелләре катнаштылар.

Форумның төп чаралары аның икенче  этабында – Оренбург өлкәсендә узды. Минем өчен Татар Каргалысы авылына бару бигрәк тә үзенчәлекле булды, чөнки бу авылга 1745 елда Байлар Сабасы сәүдәгәре Сәгыйть Хәялин нигез салган. Ул, Сабадан һәм Казан губернасының башка авылларыннан үзе белән 173 гаиләне ияртеп, Сакмар елгасы буена барып утыра. Ул вакытта патша хөкүмәтенә, Урта Азия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен, яңа гына төзелгән Оренбург шәһәреннән ерак булмаган урында,  татар сәүдәгәрләре яши торган авыл кирәк була. Сәгыйть, әлбәттә, аерым шартлар да куя: ирләр гаскәр хезмәтенә алынмаска, диннәренә беркем дә кагылмаска тиеш була. Бистәнең тиз арада үсүе, 9 мәчет төзелүе – элеге шартларның үтәлүе турында сөйли. Татарлар үзләре дә оста сәүдәгәр булуларын күрсәтәләр.

Экскурсия маршрутына бу авылның элеккеге зиратында булу кертелгән иде. Сәгыйть Хәялинның кабер ташына  “Сабалы Котлымөхәммәт улы Гаетнең улы Сәгыйть Хәялин (1695-1758)” ,  астарак  – “Каргалыга нигез салучы”,  дип язылган. Хәялиннар гаиләсенең төрбәсе  табигый таш белән әйләндереп алынган. Шулай ук Татар Каргалысының тарихи урыннары, мәчетләре белән таныштык. Анда буген өч мәчет эшләп килә. Сәгыйть Хәялин яшәгән, ул вакытта кызыл табигый  комташтан төзелгән йортның беренче катының бераз өлеше сакланган, аның түбәсе ябылган. Каргалыда яшәгән Әхмәт бай соңрак төзеткән сәүдә рәтләрен дә күрә алдык.  Аннан соң төбәкчеләр эше  мәктәпнең актлар залында дәвам итте. Иң куанычлысы – бу чарага Сәгыйть  нәселенең турыдан-туры дәвамчылары Рафаэль һәм Равил Хәялиннар да килгән иде.  Саба ягы истәлеге итеп аларга  һәм мәктәп китапханәсенә Расих Сабировның “Яшә Саба-йорт: шәхесләр һәм язмышлар”  дигән китабын тапшырдым. Хаялиннар үз тамырларының Саба ягыннан булуын онытмыйлар. Равил  киләчәктә тагын Сабага кайту уе белән яши.

Әлеге форумның беренче этабы Магнитогорск шәһәрендә башланып, йомгаклау өлеше Казахстан Республикасының Уральск шәһәрендә төбәкчеләрнең фәнни-гамәли конференциясе белән тәмамланды. Мин бу конференциядә бабалары Саба якларына барып тоташкан, 2004-2013 елларда  Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары булган Рафаил Гәрәй улы Аблаковның эшчәнлеге  турында чыгыш ясадым. Ул бүгенге көндә Астана шәһәрендә яши. Аблаковларның XVIII гасырда Байлар Сабасында тукыма җитештерү, тире эшкәртү фабрикалары Казан губернасында иң эреләрдән саналган. Фабрикалары  янганнан  соң, электән дә сәүдә эшләре белән бәйләнештә булган Казахстан якларына  күчеп китәләр.

Менә шулай 10 көн дәвам иткән форум турында бик күп язарга мөмкин булыр иде. Мин бу язмамда үзебезнең Саба районнан чыккан һәм      форум үткән төбәкләр белән эшчәнлекләре бәйле шәхесләргә генә бераз тукталдым. Искиткеч бай программалы форум оештыран өчен Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчелегенә, безне кабул иткән Магнитогорск шәһәре, Оренбург өлкәсе, Казахстан республикасының Уральск шәһәрендә эшләп килүче татар җәмгыятьләренә, Татар төбәкчеләре җәмгыяте рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе    Альберт Борһановка рәхмәт хисләре белән, яңа эшләргә рухланып таралыштык.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләренә, беренче чиратта ТР премьер-министр урынбасарына В.Г.Шәйхразыевка, безнең Фәнни-төбәкчеләр десанты исеменнән рәхмәт белдерәм.

                                     Сафин Илдар Фәтхулла улы, Татарстанның атказанган укытучысы, Саба районы, Юлбат авылы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*