tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәбиятка гашыйк табибә
Әдәбиятка гашыйк табибә

Әдәбиятка гашыйк табибә

9 нчы октябрь көнне, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-102 һәм 10.2-202 төркем студентлары танылган тире һәм венерик авырулар табибы, Бөтенроссия “Татар гаиләсе “фонды директоры Миләүшә Гайфуллина белән очрашты, әңгәмә корды.

Чара бик күңелле һәм файдалы үтте.Табибә йогышлы чирләрнең таралу сәбәпләрен, аларны булдырмас өчен кирәк булган саклану чаралары турында сөйләде. Чисталык, гаилә, әхлак һәм әдәп мәсьләләре турында фикерләре белән уртаклашты. Шунысы гаҗәп: табибә Миләүшә Хафиз кызы сөйләмен шигырьләр бәйләме белән үреп барды. Ул Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Рафис Корбан һ.б. авторларның шигырләрен сокланырлык итеп, яттан укыды.

Миләүшә Хафиз кызы җитәкләгән “Татар гаиләсе” Бөтенроссия фондының эшчәнлеге дә бездә зур кызыксыну уятты. Гомумән, һәрбер студент әлеге очрашудан канәгать калды, үзенә яңа уй-фикерләр алды.

Әлеге очрашуны оештырган, яраткан мөгаллимәбез Ләйлә Ихсановнага без рәхмәтебезне җиткерәбез

Чыганак: kpfu.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*