tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча диктант акциясенә кушыл һәм Татарстан Республикасы милли музеена бушлай кер
Татарча диктант акциясенә кушыл һәм Татарстан Республикасы милли музеена бушлай кер

Татарча диктант акциясенә кушыл һәм Татарстан Республикасы милли музеена бушлай кер

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе узачак. Әлеге чарада һәр теләгән кеше катнаша ала.

Быел “Татарча диктант” сигезенче тапкыр оештырыла. Ул –хәзерге вакытта Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2022 елда “Татарча диктант” акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашты. Диктантны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез язды.

Казан шәһәрендә төп мәйданчык буларак Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланды. 13 октябрь 13:00 сәгатьтә, Татарстан урамы, 2, 3 кат адресы буенча оештырыла. Керү ирекле.

Диктантта катнашучыларның барысы да 13-15 октябрьдә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керү өчен сертификатлар алачак. Татар телең белү дәрәҗәсен дә белерсең, мәдәни яктан да агарырсың!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*