tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җанисәп – татарлар өчен сынау
Җанисәп – татарлар өчен сынау

Җанисәп – татарлар өчен сынау

Агымдагы елның гыйнвар аенда Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар оешмалары җитәкчеләре катнашында Zoom форматында узган утырышта күтәрелгән темаларның берсе – 2021 елның төп вакыйгасы  – апрель аенда узачак Бөтенроссия халык санын алу иде.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җанисәпкә әзерләнү барышында  җиде эшче төркем оештырырга тәкъдим итте. Шушы рәвешле дин, мәдәният, милли мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, аналитика һәм мониторинг, татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисади багланышларны булдыру буенча төркемнәр булдырылды, аларның җитәкчеләре билгеләнде. Милли шураның 75 әгъзасы, шушы төркемнәргә бүленеп, эшне алып барырга тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессы бер ел элек, җанисәп вакытында хокукы бозылган татарларны яклау ниятеннән, SERGIS адвокатлар коллегиясе белән килешү  төзегән иде. Шушы вакыт эчендә коллегиягә җанисәпкә кагылышлы кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертүне сораган 100дән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, аларга аңлатмалар бирелгән.

Адвокатлар коллегиясенең җитәкчесе – Россия һәм Татарстанның атказанган юристы Гөлнара Сергеева  җанисәп барышында бирелә торган сорауларның кеше турында аерым мәгълүмат алу өчен бирелмәвен, ә бәлки аларның илнең икътисади хәлен, социаль структурасын билгеләү өчен әһәмиятле икәнлеген искәртте. Әйтик, торак шартларына кагылган сораулар илдә социаль мәсьәләләр турында кайгырту, торакларны, биналарны җылыту, су белән тәэмин итү системасын, транспорт инфраструктурасын план нигезендә алып бару өчен кирәк. Җанисәп кешеләрнең эш урыны буенча да шәхси мәгълүматларын ачыкламый, сораулар бары тик географик яктан урнашкан урынын тәгаенләү ниятеннән бирелә.

“Анда телгә, милләткә кагылышлы өч сорау  бар. Әйтик, 11нче пунктта кешенең нинди телләрне белүе сорала. Аңа “татарча-русча” дип җавап бирәбез икән, бу – дөрес булачак, беренче итеп куелганы теркәләчәк һәм без татар телле булып статистикага керәчәкбез. Әгәр кеше “рус-татар теле” дип яза икән, бары рус теле генә исәпкә алыначак, димәк ки, кеше рус телле халык исәбенә язылачак. Әмма туган тел дигәненә җавап биргәндә, кешенең ана телен камил белүе һич тә мәҗбүри түгел. Әгәр ул туган телендә сөйләгәнне аңласа, уңай җавап өчен шул җитә, – диде  Гөлнара Сергеева.  – Туган тел турындагы сорауда да шул ук хәл. Балигъ булмаган балалар мәсьәләсенә килгәндә, бу сорауга җавапны, гаиләдә кайсы тел өстенлек итүенә карап, баланың ата-анасы хәл итә. Катнаш никахтагыларны аеруча борчый торган 14 нче сорау милләт мәсьәләсе турында. Бу пунктта да ата-аналар балигъ булмаган балалары өчен җавап бирергә тиеш. Бу сорауга да беренче итеп татар дип язылса, ул шул милләт кешесе булып теркәләчәк. Балалар өчен кайсы милләтне өстен кую да алдан ук сөйләшенгән һәм килешенгән булырга тиеш. Бу безнең милләтебезнең телләрне, матбугатны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, мәктәпләребезне, театрларыбызны яшәтү, туган телебездә фильмнар төшерү, яңа милли уку йортларын торгызу кебек мәсьәләләргә финанслар да шуңа карап бүленәчәк. Гомумән, бу сорауга бирелгән җавап безнең алдагы милли яшәешебезгә, көнкүрешебезгә нык бәйле”.

Милли шура утырышында Бөтенроссия халык санын алу кебек җаваплы чорда татар халкына, активистларга, иҗтимагый оешмаларга 2021 елда халык санын алуда актив катнашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә, үзләренә ирекле волонтерлык вазифаларын йөкләргә өндәгән мөрәҗәгать кабул ителде. Анда мондый юллар бар. “Сан ягыннан илдәге икенче урынны алып торган халык буларак, татарлар бөек Ватаныбыз — Россия Федерациясе тормышында һәрчак лаеклы урын тота килде. Без халкыбызның дөньяга бөек галимнәр, язу­чылар, артистлар, спортчылар, сугыш һәм хезмәт геройлары бирүе белән  горурланабыз. Татарстан – Россия Федерациясенең туктаусыз үсештәге һәм инвестиция кертүчеләрдә кызыксыну уята торган, илнең барлык төбәкләре һәм чит илдәге хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәләр урнаш­тырган субъектларның берсе.

Татар иҗтимагый оешмалары, милли-мәдәни мохтариятләр туган телебезне, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребезне саклау һәм халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын баету буенча игелекле гамәлләр кыла. Бу эшчәнлек Милләт Җыены тарафыннан кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, ә Милли шура тарафыннан “Татар халкының бердәмлеге елы” дип игълан ителгән 2021 елда боларның әһәмияте аеруча арта.

Без, территориаль, милли-дини яисә башка үзенчәлекләрне өстен куеп, башкача язылырга чакыру очраклары бар, дигән хәбәрләр алабыз. Шул сәбәп­ле халкыбызның бербөтенлеген какшату, аны төркемнәргә аеру куркынычы яный. Халык исәбен алу беренче тапкыр электрон форматта узачагын әйтеп китәргә кирәк. Бу очракта үзең һәм гаиләң турындагы мәгълүматларны турыдан-туры, арадашчыларсыз теркәү мөмкинлеге туа. Шуңа күрә һәрберебез өчен электрон рәвештәге халык санын алуда катнашу гаять мөһим. Кайсы төбәктә яшәвебезгә һәм телнең нинди диалектында сөйләшүебезгә карамастан, без — бер халык. Без бергә, бердәм һәм мәңгелек!”

Милли шура халык санын алу уңаеннан милләтебезне берләштерү ниятеннән – “Татцифр” интерактив мәйданын булдыру тәкъдиме белән дә чыкты.  Ул барлык татар дөньясының электрон платформасын булдыруны максат итеп куя.

Сөембикә Кашапова
madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*