tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Җидегән чишмә» берләшмәсе быел беренче очрашуын шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән үткәрде
«Җидегән чишмә» берләшмәсе быел беренче очрашуын шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән үткәрде

«Җидегән чишмә» берләшмәсе быел беренче очрашуын шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән үткәрде

Түбән Кама татар дәүләт театры канаты астына кергән легендар «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе быелгы беренче очрашуын шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән үткәрде.

Өч сәгать барган «Чичәннәр җыры» исемле әдәби-музыкаль кичә дәвамында Рүзәл Мөхәммәтшин алып баручыларның сорауларына җавап бирде, үзе һәм аның Казаннан килгән каләмдәшләре шигырьләр укыдылар.

Кичәдә Тукай премиясе лауреатлары Газинур МоратЛәбиб Лерон, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатташ дуслары – шагыйрьләр Йолдыз МиңнуллинаФәнил Гыйләҗев, журналистлар Рүзилә МөхәммәтоваДания Нәгыйм, җырчылар Марат ФәйрушинРуслан Хәсәнов, шагыйрьнең Кукмарадан килгән якташлары, театр артистлары катнашты. Рүзәл Мөхәммәтшинның улы Идел сәхнәдән шигырь укыды.

  • Легендар «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Аның сәхнәсенең кунаклары – республикабызның иң танылган, иң затлы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле өлкәләрдә үзенең тырыш хезмәтен куйган данлыклы хезмәтчәннәр.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*