tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләче авылында “Анам теле -туган тел”дип исемләнгән кичә узды
Киләче авылында “Анам теле -туган тел”дип исемләнгән кичә узды

Киләче авылында “Анам теле -туган тел”дип исемләнгән кичә узды

Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Киләче авылында бик күп милләт халкы яши. Бүген  Халыкара туган тел көненә багышланган “Анам теле -туган тел”диеп аталган тематик кичә узды.Туган телебезне,милләтебезне саклау-һәрберебезнең бурычы.

Әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган гореф – гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларыбызга ( оныкларга) татар халкының әхлак тәрбиясен бирергә дип,  кичәгә  ак әбиләребезне чакырдык. Бу безнең бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләре дә булды.

Әбиләребез “Киләчем минем” җырын (Зөлхәбирә Ишбирдиева сүзләре,Румил Кужамкулов музыкасы) бик матур итеп җырладылар. Укучылар татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Кичәбезгә чакырылган кунаклар казах,татар,рус телләрендә  җырлар башкардылар. Мәкальләрне дәвам ит,табышмакның җавабын тап кебек уеннар уйналды. Шаян җырлар кунаклар күңеленә аеруча хуш килде.

Бәйрәмне “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте   һәм “Ак калфак” оешмасы активистлары, Киләче авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре,укытучылар оештырды. Бергәләшеп чәй табыны артында үткән бәйрәм олы буын һәм кече буын кешеләрен тагын да бергәләштерде,яңа идеяләр туды. Алда тагын да шундый кичәләр үткәрү турында карар кабул ителде.

Наилә Есенбаева

Әстерхан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*