tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү көнен якынайту хакына
Җиңү көнен якынайту хакына

Җиңү көнен якынайту хакына

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә “Без – бергә!” дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Әлеге патриотик чара махсус хәрби операциядә – СВОда катнашучы якташларыбызга теләктәшлек белдерү, ярдәм күрсәтү максатында оештырылган иде.

Мәдәният үзәгенең тамаша залын тутырып килгән халыкны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм “Боевое братство” Бөтенроссия оешмасының Ленин район бүлекчәсе җитәкчесе, сугыш хәрәкәтләре ветераны Марат Юсупов сәламләде. Алар Җиңү көнен якынайту хакына дошманга каршы сугышучы якташларыбызга ярдәм күрсәтергә теләк белдергән сәнгать осталарына, илебез язмышына битараф булмаган милләттәшләребезгә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Ә татар халык көйләреннән һәм заманча эстрада җырларыннан әзерләнгән хәйрия концертында Сембер татар сәхнәсе йолдызлары Әлфия Рамазанова, Фәрхать Вахитов, Зөлфинә Галяутдинова һәм Вазыйх Камалов, шулай ук “Урама” фольклор ансамбле белән “Хыял тамчылары” балалар ансамбле катнашты.

Тамашачылар да хәйрия концертына буш кул белән килмәгән иде. Алар чараны оештыручыларга фронтка җибәрү өчен шәмнәр, эчке киемнәр, шәхси гигиена әйберләре, сөлгеләр һәм сабыннар, шулай ук җылы одеяллар тапшырдылар.

“Ил төкерсә, күл була, ди халкыбыз. Халыктан акча да шактый җыелды. Боларны барысын да һава-десант гаскәрләренең 104 нче дивизиясенә илтеп бирдек”,- дип хәбәр итте хәйрия концертын оештыручыларның берсе Алсу Альметова.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*