tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү парадында шәмәрдәнлеләргә 150 грамм блокада икмәге өләштеләр
Җиңү парадында шәмәрдәнлеләргә 150 грамм блокада икмәге өләштеләр

Җиңү парадында шәмәрдәнлеләргә 150 грамм блокада икмәге өләштеләр

Кичә Шәмәрдәннең Җиңү паркында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы парад-митинг үткәрелде. Башта оешма-учреждениеләр коллективлары Җиңү аллеясына агачлар утырттылар. Бәйрәм чарасы оешма-предприятиеләр,  учреждениеләр парадыннан башланды. Котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев чыгыш ясады. Бу җирлектән сугышка 600гә  якын кеше китә, аларның 250се мәңгелеккә яу  кырында  ятып кала. Алар Җиңү паркындагы стелада  мәңгеләштерелгән.

  Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә,  елдагыча, бик тә эчтәлекле әдәби-музыкаль театральләштерелгән чыгыш әзерләгәннәр иде. Тамашачылар тимер юл вокзалыннан ирләрен яуга озатканда балаларын кочаклаган аналарның өзгәләнүләре, концлагерьларда әсирләрнең тилмерүе, бомба шартлаулардан гөнаһсыз сабыйларның  кырылуы  күренешләрен күз яшьләре белән карадылар. Ленинград блокадасының коточкыч дәлиле Таня Савичеваның көндәлегеннән  юллар да һәркемне тетрәндерде.  Анда сүзләр бик аз, ләкин аларның һәрберсе җанга үтеп керә. Агач оны һәм сыгынты, ылыс һәм арыш оны, кабык һәм алабута, он тузаныннан пешерелгән 150 грамм блокада икмәген хәзерге  буын күз  алдына  да  китерә  алмый. Ә Ленинград халкы өчен ул кадерлесе, туклыклысы һәм иң тәмлесе була. Театральләштерелгән күренеш 150 грамм икмәкне бәйрәмдә катнашучыларга  өләшү белән  төгәлләнде..

  Совет сугышчыларының якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Митинг Бөек Ватан сугышы Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салу белән дәвам итте.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*