tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыр-моң дәрьясына алып барган ансамбль
Җыр-моң дәрьясына алып барган ансамбль

Җыр-моң дәрьясына алып барган ансамбль

Тубылның танылган «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең 15 еллыгына багышланган юбилей концерты “Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгендә узды. Тантаналы чарага күпсанлы кунаклар, гомүмән, җыр яратучылар килгән иде.

“Яшьлеккә сәяхәт”не, җитәкчеләре Роза Яхинаны КПРФ өлкә Дума депутаты Тамара Казанцева, шәһәрнең мәдәният һәм туризм департаменты рәисе Анастасия Ионина, өлкә милләтләр комитеты баш белгече Злата Кәлимуллина, шәһәр Думасы депутаты, Тубыл шәһәре татарлар һәм себер татарлары автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин, аның урынбасары Нурилә Шамратова, Тубыл районы мәдәният үзәге директоры Сергей Мокроусов, Төмән шәһәре себер татарлары автономиясеннән Диана Шамратова, Рифкат Насыйбуллин, Әнәс Гаитов, ТРОО “Наследие” рәисе Луиза Шәмсетдинова  котлап, иҗат уңышлары теләделәр, бүләкләр, Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Югары хөрмәткә ия булган, яшь буынны тәрбияләүдә, татар халкының телен, мәдәни традицияләрен саклауда мөһим роль уйнаган ветераннар ансамблен БТК милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов котлады. Ул Татарстан республикасы Премьер–министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның, Бөтендөнья татар конгрессы милли Шура рәисенең беренче урынбасары, БТКның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның котлауларын укыды, Роза Яхинага Рәхмәт хатын, бүләкләрен тапшырды.

Концерт программасын кунакларның музыкаль котлаулары бизәде. Сәхнәдән Төмән шәһәреннән килгән “Пышны” ансамбле, Җәгъфәр Касыймов, Лангепастан Роза Низамова, Сирень Хәбибуллин, Тубыл артистлары Хәсән Хучашев, Илтус Уразмаметов, Лариса Чамилова, “Мирас” бию ансамбле, үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясадылар.

15 ел элек башлаган иҗатларының нәтиҗәсе турында Роза Яхина:”15 ел элек без Тубыл шәһәре милли мәдәни автономия бинасында репетиция ясый идек. Ансамбль Мәдинә Уразметованың инициативасы белән оештырылды. Беренче концертлар белән авылларга бару өчен транспорт мәсъәләсен чишүдә шәһәр татарлары автономиясе җитәкчесе Фәүрия апа Шәрипова(мәрхүмә) ярдәм итте. Ансамбльдә ул елларны ветеран укытучылар катнаштылар:Рият Гарифханов, Рәшидә апа һәм Рифкать абый Бакиевлар, Маннур абый Азанов, Мансур абый һәм Мәхмүдә апа Әминовлар, Рауза апа белән Клим Садыйковлар, Сөнгатулла абый белән Заһидә апа Бекениннар, Закир абый белән Гөлҗиһан апа Закировлар. Алар сәхнә түрендә балкып торган, җырга-моңга гашыйк якташларыбыз. Кызганычка, бу еллар дәверендә 11 җырчыбызны, сәләтле шагыйрәбез Гөлфизәр Абдрахманованы да соңгы юлга озаттык.

Бүген “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә Сәхия Ишбулаева, Хания Гаитова Камәрия Тимирова, Әлфия Айбатова, Нурия Вафеева, Римма Шәрипова, Роберт Сәитов, Факия Абдуллина җырлыйлар. Талантлы, матур тавышлы җырчыларыбыз белән өлкәбезнең күп татар авылларында концертлар куйдык. Төрле бәйгеләрдә катнашып Мактау грамоталарына лаеклы булдык. 15ел, бер карасаң, әллә ни озын гомер түгел. Шулай да, ансамблебез белән без күп юллар уздык, күп җырлар җырладык, безне беләләр, таныйлар. Безне котларга Тевриздан килгән хәрби ветеран Руслан Бареевка, туганнарыма, дусларыма, безгә мөнәсәбәтләре яхшы булган себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якуповка, аның урынбасары Наил Янишевка рәхмәтлебез. Наилебез махсус хәрби чараларда булса да безне онытмады, бәйрәмебез белән котлады,”-дип сөйләде.

Юбилей концертында “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле, солистларының һәр чыгышы көчле алкышларга лаек булды. Бәйрәм чарасы татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Лилия Фәизова, Илтус Уразмаметов юбилей концертын оста, концертка ямь өстәп, матур алып бардылар.

                                               Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*