tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөлфия һәм Мубай үзенчәлекле концерт бирмәкче
Зөлфия һәм Мубай үзенчәлекле концерт бирмәкче

Зөлфия һәм Мубай үзенчәлекле концерт бирмәкче

30 ноябрьдә Зөлфия Камалова һәм Илдар Мөбәрәкшин (Мубай) Казандагы Актерлар йортында бергәләп концерт бирәчәкләр. Музыкантлар үзләре әйтүенчә, бу бик тә үзенчәлекле тамаша булачак.

Зөлфия Мубай җырларын, Мубай Зөлфия җырларын башкарып күрсәтәчәкләр. Кайбер композицияләрне бергәләп тә җырларга ниятләп торала.

Зөлфия һәм Мубай белән чыгыш ясаячак берничә музыкант концерт буласы көнне генә Казанга килеп төшәчәк. Шуңа күрә сәхнәдә булачак тамаша башкаручыларның үзләре өчен дә көтелмәгәнрәк хәлләр алып килергә мөмкин. Тик алар моңа шат кына, димәк, импровизациягә урын кала.

Башкаручыларның һәр икесе унар композиция аерым ёщм бишесен бергәләп башкарыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*